Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында киләсе елга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелүен искә алды, бу көнгә әшзерләнергә кушты. Рәис аны безнең төп казанышыбыз һәм горурлыгыбыз дип атады.

«Без җиңүчеләр буыны алдында бурычлы. Бүген булган бар нәрсәбез өчен без фронтта һәм тылда җиңүне якынайткан ветераннарга рәхмәтле. Кызганыч, Бөек Җиңүнең тере шаһитлары саны елдан-ел кими. Һәр ветеранны кадерләргә кирәк», – диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов мунуципаль район башлыкларына һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә бәйрәм чараларына әзерлекне югары дәрәҗәдә башкарырга кушты. «Ватан геройлары, шул исәптән махсус хәрби операция һәм хезмәт батырлыгы каһраманнары турында хәтерне мәңгеләштерү эшен дә дәвам итәргә кирәк», – диде Рәис.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре