Узган атнада Татарстанда 42 мең кеше прививка ясаткан.
Казан халкының яртысыннан артыгы коронавирустан вакцина ясатты, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
- 18 яшьтән өлкәнрәкләр саны 977 мең кеше тәшкил итә. Шуларның 570 меңенә прививка ясалган. Бу - халыкның 54,4 проценты. Бер атна эчендә үсеш 42 мең кеше тәшкил итте, - дип аңлатты ул.
План буенча 781 мең кеше вакцинацияләнергә тиеш, диде спикер. Моннан тыш, Жаворонков шәһәр буенча 48 вакцинация пункты булуын әйтте, аларның икесе – Мега һәм 7 нче хастаханәдә урнашканнары тәүлек әйләнәсе эшли.
- Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппка каршы вакцинацияне коронавирусныкы белән бер үк вакытта ясатырга рөхсәт итүен исегезгә төшерәм. Бу куркынычсыз һәм нәтиҗәле. Моннан тыш, вакцинация булачак әниләр өчен рөхсәт ителә, - диде Жаворонков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез