Ел башыннан бирле Татарстанда 61 кеше, шул исәптән 4 бала суда баткан. 37 кешене коткарып калганнар. Россия Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларындагы куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сөйләде.
– Су коену сезонында (1 июнь-31 август) 43 кеше һәлак булды, 20 кешене коткарылды. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе – кешеләрнең рөхсәт ителмәгән урыннарда су керүе. – Кече көймәләргә бәйле фаҗигалар дә кимеми. Быел 8 кеше һәлак булды, 7 се коткарылды. Күп очракта көймәләргә жилетсыз утыралар. Бер очракта көймә су коенучы хатын-кызга бәрелеп, аңа зыян салды. Берсендә көймәдән суга сикергән ир-ат кире чыкмады. 1 ноябрьгә кадәр көймәләрдә йөрергә рөхсәт ителә. Әмма саклык турында да онытмаска иде.
Регина Гаязова, балалар хакында да сөйләде. Быел Саба, Мамадыш, Тукай районнарында һәм Казанда берәр бала суга батып үлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез