8 июль көнне Татарстанның матбугат һәм массакүләм чараларында эшләүче бер төркем журналист Иске татар бистәсе зиратында булып, мәрхүм хезмәттәшләренең каберләрен тәртипкә китерделәр.
Республика журналистлар берлеге мондый изге гамәлләрне еш оештыра. Бер уйлаганда, кеше хәтере мәңгелек түгел. Еллар узу белән күп нәрсә онытыла. Шуңа күрә телебезгә “Хәтер сагында тору” дигән сүзләр килеп кергәндер дә инде. Журналистларның зиратка килүләре әнә шул хәтер саклауның бер чагылышы иде.
Каләм әһелләре, радио-телевидение хезмәткәрләре әле монда еш киләчәкләр. Чөнки, үлгәннәрнең каберен белү өстенә, алар турында матур истәлекләрне дә кадерләп сакларга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез