Татарстанда 2030 елга өлкәннәр саны артачак. Бу хакта бүген «Татарстан Онлайн» туры эфирында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
– Тагын алты елдан һәр өченче кеше эшкә сәләтле өлкән яшьтә булачак. Бу социаль сәясәт, медицина ярдәме күрсәтү, мәшгульлек һәм актив озын гомер мәсьәләләрен яңадан карауны таләп итә, – диде министр.
Бүген Татарстанда уртача гомер озынлыгы 75 яшь булса, 2030 елга ул 77 яшькә җитәчәк. Тагын шунысы бар – республикада йөз яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны арта. Узган ел озак яшәүче кешеләр саны 211 булса, бүген алар инде 233 кеше. Иң өлкән хатын-кыз Алабугада яши, аңа 107 яшь. Иң өлкән ир-атка 105 яшь, ул Питрәчтә яши. Йөз яшьтән узган ир-атлар саны егермедән артык, ә хатын-кызлар – 200гә якын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез