Ел башыннан Татарстан сулыкларында 85 һәлакәт теркәлгән. 75 кеше үлгән, 44 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларындагы куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сөйләде.
– Һәлакәтләрнең 12 очрагы кече көймәләр белән бәйле. Анда 14 кешенең гомере өзелде, 13 кеше коткарылды. 8 очракта кешеләрнең куркынычсызлык жилетын кимәгәннәре ачыкланды. Соңгы биш елда исә сулыкларда көймәләр катнашында 42 һәлакәт теркәлде. Күңелсез хәлләрнең күбесе Казан, Яшел Үзән, Минзәлә, Лаеш, Тукай, Мамадыш районнарында күзәтелде. Суга батучыларның уртача яше 43, – ди Регина Гаязова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез