Өлкәннәр укуда бик актив. Алар чит телләр дә белә, бии дә, җырлый да, хәтта ясалма фәһем белән эшләргә дә өйрәнә икән. Республикада эшләүче Россия “Пенсионерлар союзы” оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина әйтүенчә, 2007 елдан башланган проект аркылы 109 мең кеше белем алган. Ә быел Татарстанның 45 районыннан 7 мең өлкән яшьтәге студент укырга керешкән.
– Әлеге университет эшли башлаганда анда өч кенә юнәлеш бар иде. Ә хәзер өлкәннәр 27 төрле һөнәр буенча укытыла. Әле үзләре сорагач, ясалма фәһем буенча да курслар керттек, – ди Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – “Гаилә” илкүләм проекты һәм “Озынгомерлелек” республика программасы республикада яшәүче 500 мең өлкән яшьтәге кешене берләштереп тора. Аларны укыту – бу эшләрнең бер өлеше генә. 300 меңнән артык кеше спорт белән шөгыльләнә, 100 меңнән артыгы иҗатны үз итте. Компьютер осталыгына өйрәнүчеләр дә шактый. Алар өчен аерым “Хикмәт” дип аталган чемпионат та уздырыла.

Фото: vk.ru
Әгәр кеше укый икән, ул әле яшь! Любовь Мишина әнә шулай, ди.
– Бүгенге өлкәннәр алар элеккегеләрдән аерылып тора. Тормышка карашлары башка, ни теләгәннәрен яхшы беләләр, – ди ул. – “Өченче буын” университеты өлкәннәргә үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә. Без бит укытып кына калмыйбыз, өлкәннәрнең уйлау сәләтен, баш мие эшчәнлеген ә яхшыртырга тырышабыз. Кешеләр белән аралашу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару – болар барысы да гомерне озайта. Укырга беркайчан да соң түгел, тәвәкәллек кенә кирәк!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез