Казанда бер вуз студентына ачылган җинаять эше буенча суд тикшерүе башланган. Ул Россия дәүләт гербын һәм дәүләт флагын мыскыл итүдә, шулай ук милләтара нәфрәт уятуда гаепләнә.
“Татар-информ” үз чыганагына таянып язганча, гаепләнүче узган елның октябрендә, әле мәктәптә укыганда, Telegram мессенджерындагы 109 кешедән торган ябык төркемдә дошманнарча комментарий урнаштырган.
Моннан тыш ул флагны мыскыл итүдә гаепләнә: тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, берничә кешенең күз алдында Россия флагын ерткан.
Судта егет үз гаебен таныган. Хәзер ул Казанның бер вузында икенче курста укый.
Флагны мыскыл иткән өчен аңа – бер елга кадәр, милләтара нәфрәт уяткан өчен – 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез