Газетага язылу

Татарстанда ел башыннан суда 70 кеше һәлак булган

Ел башыннан Татарстан сулыкларында 70 кешенең батып үлүе теркәлгән. Узган елгы саннарга карасак, кимү күзәтелә.

Кешеләр гомерләре турында уйлый башлаганмы, әллә инде вакытында ярдәм иткәннәрме? “Татар - Информ”да узган очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары – ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев шул хакта сөйләде.

– Су коену сезоны 1 июньдә башланып 31 августка кадәр дәвам итте. Шул вакыт эчендә республика сулыкларында 52 һәлакәт теркәлде. Узган ел исә, бу сан 4 кә ким булган. Җәен 42 кеше суга батты, шуларның дүртесе балалар, – ди Денис Мокеев. – Ел башыннан 70 кеше су аркасында якты дөнья белән хушлашкан. Узган ел 81 кеше харап булган иде. Шөкер, бел 16 кешене коткарып калдык. Аларның яртысы балалар иде.

Денис Мокеев әйтүенчә, сулыкларда килеп чыккан күңелсез хәлләрнең төп сәбәбе булып тиешсез урында су коену тора. Инде көзгә аяк бассак та, кайберәүләр кояш нурларына алданып, суга керә икән. Кече көймәләрдә йөрүчеләр дә шактый. Көннәрнең тиз караңгылануын, суның салкын икәнен истә тотмыйлар, ди җитәкче.

– Кече суднолар белән суга керер алдыннан МЧС җибәргән смс хәбәрләрне игътибар белән укысагыз иде. Алайса, күпләр аны укымый да. Тикмәгә генә хәбәр килмәгәнен дә аңласагыз иде, - диде ул. – Көймәләрдә йөргәндә яныгызда гел җылы кием, туганнар белән элемтәдә булу кирәк. Тагын шунысы бар - жилетсыз суга кермәгез. Кагыйдәләрне бозган йөртүчеләргә 1500 сумнан штраф каралган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре