Интеллектуаль сервис яшьләргә дәүләт ярдәме чараларында, грант конкурсларында, яшьләр инфраструктурасында һәм белем бирү мөмкинлекләрендә ориентлашырга ярдәм итәчәк. Әлегә ярдәмче тест режимында эшли, әмма аның авторлары «Юлдаш»ны даими камилләштерергә ниятли.
Проект авторы - Иннополис университеты студенты Егор Швецов, платформа «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Yandex Cloud җәмгыяте өчен Технологияләр үзәге ярдәмендә әзерләнгән.
Яңа сервис барлыкка килүгә бәйле рәвештә, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров заманча цифрлы технологияләр яшьләргә үсеш мөмкинлекләрен тизрәк табарга ярдәм итәргә тиеш дигән ышаныч белдерде.
«Бүген ярдәм чаралары, грантлар, белем бирү проектларыннан файдаланырга мөмкин, әмма яшь кешегә боларның барысын да аңлап бетерүе җиңел түгел. «Юлдаш» бу мөмкинлекләрне бер сервиста берләштерә. Мондый алым вакытны янга калдырырга һәм үз идеяләреңне тормышка ашыруга игътибарны тупларга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте министр, мондый инициативаларга ярдәм итүнең «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килүен искәртеп.
«Юлдаш» бер тәрәзәдә берничә сервисны берләштерә. Аның аша кулланучылар федераль һәм республика чаралары турында мәгълүмат ала, грант конкурсларын һәм форумнарны сайлый, ясалма фәһем ярдәмендә проект гаризасын тикшерә, цифрлы портфолио төзи һәм уку, эшләү, үз инициативаларын гамәлгә ашыру өчен яраклы республика яшьләр киңлекләрен таба ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез