15 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменең йөрәгенә әверелде
2026 елның 1 июленнән 8 июленә кадәр Татарстанда Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» узды, аның кысаларында 700 дән артык чара үткәрелде.
-
Яңалыклар
Республика башкаласында мәктәп ашханәләрен яңарту эшләре дәвам итә
Казанда мәктәп ашханәләрен яңарту эшләре дәвам итә. Уку елы башына шәһәрнең 11 мәгариф учреждениесендә капиталь төзекләндерү чаралары тәмамлана. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан Прокуратурасы: «Мошенниклар корбаннары «яшәрә»
Татарстанда мошенниклар корбаннары “яшәрә”. Алдакчылар кармагына эләгүчеләрнең уртача яше 30 га да тулмый. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов әйтте.
-
Яңалыклар
«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасына гаризалар кабул итү вакыты 10 августка кадәр озайтылды
Татарстан Республикасында «Авыл мәдәният хезмәткәре» («Земский работник культуры») программасы буенча гаризалар кабул итү вакыты 10 августка кадәр озайтылды. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме — 1 млн сум.
-
Яңалыклар
Ел башыннан бирле татарстанлылар мошенникларга 2,1 миллиард сум акчасын тапшырган
Бу ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләр мошенникларга 2,1 миллиард сум акчасын тапшырган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы вәкиле Алмаз Фәттахов әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда кредит алуга үз-үзеңә тыю салучылар саны арта
Татарстанда кредит алуга үз-үзеңә тыю салучылар саны арта. Ел башыннан бирле 38 меңгә якын кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев әйтте.
-
Җәмгыять
Нинди дару үләннәре җыйдыгыз?
-
Яңалыклар
Хокук саклаучылар: «Мошенниклар бензин сатабыз дип алдый»
Мошенниклар халыкны социаль челтәрләр аша: «Бензин сатабы»”, – дип алдый башлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Мошенниклык очракларын ачыклау идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтте.
-
Интервью
Җәлил Вилданов: «Агачны кулга алуга, аннан нәрсә килеп чыгасы күз алдына килә»
Бирнә сандыклары, агач сыннар, бизәкле ишекләр, өстәлләр... Кул эше остасы Җәлил Вилданов – агачның җаен белә торган сирәк һөнәрчеләрнең берсе. Ә иң шаккатырганы – ул ясаган милли уен кораллары.
-
Яңалыклар
СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча муниципаль чаралар исемлеге киңәйтелде
Татарстанның муниципаль регистры 2026 елның 1 июленә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 3 094 чарасын үз эченә ала. Барлык чаралар 16 юнәлеш буенча бүленгән. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә яңа цифрлы ярдәмче тәкъдим иттеләр
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Юлдаш» дип аталган яңа цифрлы ярдәмче тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Хезмәт хакы түләмәү буенча меңгә якын җинаять эше кузгатылган
Быел Россия Тикшерү комитеты тарафыннан хезмәт хакы түләмәү буенча меңгә якын җинаять эше кузгатылган.
-
МӨҺИМ
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыюга әзерләнә: «ВТ» журналисты хәлләрен белеште
Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыюга әзерләнә. Эре агрохолдинглар эшне бүген башларга әзер. Ә республика буенча тулаем алганда уракка июльнең икенче яртысында керешергә җыеналар. Бөртеклеләр өлгереп килә, ләкин авыл хезмәтчәннәрен ягулык мәсьәләсе борчый. Эре хуҗалыклар алдан хәстәрен күргән булса, фермерларның кайберләре авыр хәлдә.
-
Яңалыклар
Россиядә срогы чыккан продукция саткан өчен автомат рәвештә штрафка тартачаклар
Россиядә 1 сентябрьдән маркировкалы срогы чыккан товарлар саткан өчен кибетләргә автомат рәвештә штраф сала башлаячаклар. «Гадел билге» дәүләт маркировка системасы операторы – Перспектив технологияләрне үстерү үзәге директорлар советы рәисе Михаил Дубин РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Яңа ел алдыннан «13нче пенсия» кертү турында закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды
Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцов депутатлар белән берлектә Яңа ел алдыннан пенсионерлар өчен өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте. «13нче пенсия» кертү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылган инде, документ ТАСС агентлыгы карамагында бар, дип яза «Татар-информ».