Актаныш
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операция зонасында булган якташларына чираттагы гуманитар йөк җибәргән. Волонтер Илина Арысланова сөйләвенчә, алар ярдәмне бөтен район белән җыйган. Егетләр якташларыннан техника һәм төзелеш материаллары сораган булган. Алар янына егетләргә су, чәкчәк һәм дарулар җибәргәннәр.
Шулай ук хәзерге вакытта СВОдагы Актаныш егете Фидан Гыймазовка «Нива» да җибәргәннәр. Машинаны райондашлар, дус-туганнар ярдәме белән Фиданның әтисе Илсур Гыймазов алган. «Әтиемә матди ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә: райондашларыма, авылдашларыма, дус-туганнарга рәхмәтемне җиткерәм», – дигән Фидан.
Тукай
СВО активисты, Чаллыда яшәүче Валерий Тигр волонтер Гөлназ Зарипова җитәкләгән төркем белән берлектә СВОга кирәк-яраклар озаткан. Волонтерларга даими рәвештә ярдәм күрсәтүче Валерий Тигр турында язганыбыз бар иде инде. Ул коры аш әзерләр өчен яшелчәләр алып бирә, сохари ясар өчен ипи кайтарта. Тукай районындагы волонтерлар төркеме якташ егетләренә инде 21 мең порция коры аш җибәргән.

– Азык-төлектән кала егетләр сораган бөтен кирәк-яракны җибәрергә тырышабыз. Аларга маскировка челтәрләре, техника, дарулар гел кирәк. СВОда үз туганым булмаса да, андагы егетләр барысы да энем кебек, – ди Валерий Тигр. – Махсус хәрби операция башланганнан бирле егетләргә 46 машина, 5 питбайк, 4 мотоцикл җибәрдек.
Түбән Кама
9 нчы сыйныф укучысы Данир Фәйрушин җәйге каникулда тик ятмый. Ул «Изге йөрәкләр» ярдәм җыю үзәгенә волонтер булып урнашкан. Егет көн саен коры душ ясарга ярдәм итә.
– Минем абыем да инде өч елдан артык махсус хәрби операциядә катнаша. Ул миңа андагы хәлләр турында сөйләгән иде. Аларга җиңел түгеллеген беләм. Шуңа күрә кечкенә генә булса да өлешемне кертәсем килде, – ди ул.
Күптән түгел Түбән Камадан СВОга чираттагы ярдәм озатылган. Якташлары егетләргә УАЗ машинасы, квадроцикл, ягулык, төзелеш материаллары җибәргәннәр.
Казан
Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев «Бердәм Россия» партиясенең Яңа Савин районындагы җирле бүлеге вәкилләре белән СВОга ягулык җибәргән.
– Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү – безнең төп бурыч. Алар үзләренең ялгыз түгеллекләрен, ә безнең ярдәм итәргә әзер булуыбызны белеп торсыннар. Егетләр ни сорый, шуны җибәрәбез. Бу юлы ягулык кирәк, диделәр. Алгы сызыкта һәр литр ягулыкның ни дәрәҗәдә кадерле булуын яхшы аңлыйбыз, – ди Марат Нуриев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез