Газетага язылу

Козгын бала очырганда...

Ипи алырга торабыз. Баш өстебездә генә җан ачысы белән кычкырып, козгын бөтерелә. Янәшәдә – зират. Анда гомер-гомергә козгыннар бетмәде. Дөрес, күп очракта аларның барлыгы да сизелми. Кайбер көннәрдә озаклап кычкырып, карлыккан тавышлары белән тынлыкны бозып алалар. Ә бу юлы бөтенләй башка тавыш. Йөрәккә тия торган. Хәвефле, кискен, үзәк өзгеч.

Козгын бала очырганда...

– Козгын бала очыра, – дип куйды авылдашым Гөлия. – Болай да күңелгә ярамый иде шуларның кычкыруы, монысы тагын да шомлы...

Нигәдер яратмыйбыз шул козгын тавышын. Монысы элек-электән килгән ырым-шырымнарга бәйле, ахры. Баш очыннан козгын кычкырып очса, ниндидер хәбәр килә дип, бала чактан сеңдереп үстерделәр. Аның кайсы яктан очып килүенә бәйле рәвештә хәбәр я әйбәт, я хәвефле була дигән ышану көчле иде әни-әбиләребездә. «Сәгать дүртләрдә менә шул яктан  килеп, баш очымнан ачы итеп козгын кычкырып үтте, әтиегезнең суга төшкән вакыты булган», – дип сөйли иде әни. Өч улларын үзләреннән алда гүргә салган мәрхүмә авылдашым Оркыя апа да: «Ишегалдына чыксам, өстебездә генә козгын шундый каты итеп кычкырды. Ул тавыш миңа: «Улың үлде», – дип ишетелде. Кичкә улымның үлгән хәбәре килде», – дип сөйләгән иде. Әле дә зиратта кайбер көннәрдә өзми-куймый козгын кычкырып утырса, авылда кемдер вафат булачак, дигән ышану бар. Мулла-имамнарыбыз мондый ышануларның ырым булуын, динебездә тыюлы икәнен даими аңлатып килсә дә, сабый чакта шәп итеп сеңдерелгән хисләрдән, ышанулардан арыну җиңел түгел.

Сүз башым бит козгыннарның бала очыртуы турында иде. Баксаң, козгыннар балаларын очарга өйрәтми, алар үзләре башта ояда канат җилпеп шөгыльләнә, аннан бер ай буе агач ботакларында берсеннән-берсенә сикереп, очкан рәвеш китереп, канатларын ныгыта икән. Аннан соң гына җиргә сикереп төшә, ди. Менә шул чакта саклый икән аларны әти-әниләре! Шунда ашаталар, җим табарга өйрәтәләр, төрле куркынычлардан, кешеләрдән, җанварлардан саклыйлар икән. Кычкырулары исә – кисәтү сигналы. Балалары әнә шул сигналга көйләнә. Тагын шунысы мәгълүм: козгыннар парлашкач ук, берничә зур оя ясый, балалары инде очарга өйрәнгәнче үк, шуларда аерым яши башлый, үзләре 2–4 елдан соң гына «гаилә кора» икән. Күр әле: бала чыгарганчы ук инде оялары әзер! Таныш тәртип, шулай бит? Кошларга да балаларны кайгырту инстинкты салынган. Шагыйрь әйткәнчә, кошларда да кеше язмышлары...

Берничә көн дәвам итте бу кычкыру. Инде тынычландылар кебек, димәк, балалары мөстәкыйль тормышка әзер булып җиткән. Туры килүен кара: кошлар бала очырган чорда бер төркем әти-әниләр дә балаларын мөстәкыйль тормышка озатырга җыена. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әйтүем. Әти-әниләрнең җанында да нәкъ шул кошлардагы кебек үк, кайгырту, кисәтү, борчылу... Әлеге җан авазын кош тавышына әйләндерсәң, бәлки әле тагын да үзәк өзгечрәк тавышлар ишетелер иде. Хәленнән килсә, һәр адымында саклар-яклар иде әти-әни балаларын.

Әмма гомер буе алай дәвам итә алмый, вакытында аларны мөстәкыйльлеккә – иреккә җибәрә белергә дә кирәк. Ике як өчен дә сынау-сыналу булса да, үзәкләр өзелер чиккә җитсә дә, сабыр булырга, яхшыга өметләнергә кирәк.

  Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре