Табиб әйтсен
Эч быгырдауны табиблар аерым бер чиргә санамый. Әмма ул ашказаны, эчәк авырулары турында кисәтә торган бер билге булып тора. Фәнни телдә аны борборигм дип атыйлар Ашкайнату эшчәнлеге тыныч кына узмый, ә ниндидер тавышлар белән уза. Моны эчәклек стеналары кыскару белән аңлаталар.
Башта эч быгырдауның табигый халәтме, әллә берәр чир билгесеме икәнлеген ачыкларга кирәк. Шуңа табиб-гастроэнтерологка мөрәҗәгать итәргә, аннары табиб кушуы буенча корсак куышлыгына УЗИ ясатырга, биохимик, гомуми кан, бәвел анализы тапшырырга, копрограмма узарга кирәк.
Яман чир билгесе түгелме?
Без әллә ни игътибар бирмәгән эч быгырдау җитди чир билгесе дә булырга мөмкин. Организм глютенны эшкәртә алмаганда, лактозаны кабул итмәгәндә дә эч быгырдау күзәтелә. Эч быгырдауга өстәп эч китү, авырлык кимү кебек билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юан эчәктәге яман шешнең беренче билгесе дә гадәти эч быгырдау булырга мөмкин.
Кайчан ничек булуы мөһим
Төнлә эч быгырдау ашказаны-эчәк тракты мускуллары эшчәнлеге бозылу турында сөйли. Аркада ятканда быгырдау көчәйсә, монда эчәклек белән проблемалар барлыгында шикләнерлек җирлек бар. Быгырдау сул якка ятканда көчәйсә, ашказаны асты бизен тикшертергә, иртән йокыдан торуга яки уң якта ятканда быгырдау күзәтелсә, үт куыгындагы хилафлыклар булырга мөмкин. Әгәр эч бертуктамый быгырдаса, эчәклекнең суыру үзлеге начараю яки организмда су кирәгеннән артык булу турында сөйли.
Гап-гади киңәшләр
Әгәр эч быгырдау чир билгесе түгеллеге ачыкланган икән, гади генә киңәшләрне истә тотарга кирәк.
*Ач йөрмәгез, көн саен билгеле бер вакытта ашауны гадәткә кертегез. Иртәнге ашны ашап, төшке ашны калдыру яки кичектерү сезнең файдага түгел.
* Ризыкны ашыкмыйча, яхшылап чәйнәп ашагыз.
*Парда пешкән, сәламәтлек өчен файдалы җиңелчә ризыклар ашау һәм җитәрлек күләмдә чиста су эчү дә эч быгырдауга каршы тора.
*Каһвә һәм газлы эчемлекләрне бөтенләй эчмәсәң, быгырдау кимеячәк.
*Шикәр, бигрәк тә җиңел углеводлар кулланмаска тырышыгыз. Алар организмда әчү процессы китереп чыгара. Бу эч быгырдау һәм күбүгә сәбәп була.
*Стресслардан сакланыгыз, ул шулай ук эчне көйсезли.
*Спорт белән шөгыльләнегез, көн саен 10 мең адым җәяү йөрү дә эч быгырдауны булдырмый, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез