Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, югары белемле кешеләрдән барыннан да бигрәк предприятие җитәкчеләре, инженер, табиб, укытучы, IT белгечләр, төзүче-инженерлар, бухгалтер, финанс эшчәнлеген идарә итүчеләр кирәк булачак.
Урта һөнәри белемгә ия булучылардан пешекчеләр, урта медицина персоналы, склад хезмәткәрләре, эшкәртү сәнәгатендә мастерлар, балалар һәм авыруларны караучылар кирәкле белгечләр исемлегенә керәчәк. Ә инде квалификацияле эшчеләр арасыннан машина йөртүчеләр, электромеханик, станокчы, автотранспорт һәм җиһазлар төзәтүчеләр, слесарь-сантехник, эретеп ябыштыручылар, сәнәгать җиһазлары операторларына ихтыяҗ артачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез