Бүгенге көндә Татарстанда 3 мең марал бар. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык киңәйтелгән утырышында сөйләделәр.
Комитет рәисе Федор Батков сүзләренчә, мараллар һәм тимгелле боланнар моннан ун ел элек кенә үрчетелә башласа да, аларны инде атарга да ярый.Маралларның
 2 меңе махсус урыннарда, бер меңе урманда яши.
- Республикада тояклылар арта. Пошилар 16 меңнән артып киткән. Без хайваннарның артуы өчен барлык көчне куярга тиеш, - ди Федор Батков.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез