Татарстанда минималь куллану бюджетын киметкәннәр

Татарстанда 2025 елның өченче кварталына 27,4 мең сум күләмендә минималь куллану бюджеты билгеләнде.

Бу турыдагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Икенче квартал белән чагыштырганда, күрсәткеч 2,8 процентка кимегән, моңа кадәр ул 28,2 мең сум тәшкил итә иде. Агымдагы елның беренче кварталында минималь куллану бюджеты 26,5 мең сум күләмендә расланды, бу - соңгы чордагы максималь күрсәткеч.

Бер ел эчендә күрсәткеч 11,6 процентка артты, 2024 елның өченче кварталында минималь куллану бюджеты 24,6 мең сум гына тәшкил иткән иде

Минималь куллану бюджеты азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның, хезмәт күрсәтүләрнең, шулай ук кешенең актив эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле мәҗбүри түләүләр җыелмасннан гыйбарәт. 

Закон нигезендә, минималь куллану бюджеты күләме яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш түгел. Татарстанда 2025 елда яшәү минимумы җан башына 15,1 мең сум күләмендә билгеләнде. Эшкә сәләтле гражданнар өчен – 16,4 мең, пенсионерлар өчен – 12,9 мең һәм балалар өчен – 14,6 мең сум дип каралды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре