12 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Үпкә ялкынсынуы белән авыручылар 2 тапкыр диярлек арткан
Илебездә үпкә ялкынсынуы белән авыру очраклары кинәт арткан. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш пульмонологы Сергей Авдеев “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта белдергән. 10 ел элек бу күрсәткеч 2 тапкыр диярлек кимрәк булган.
-
Җәмгыять
Комбайн, трактор йөртүче хатын-кызлар: «Эшнең ирнеке, хатынныкы юк аның!»
-
Яңалыклар
Кече һәм урта бизнес компанияләре МАХ партнерлары платформасына тоташтырылачак
Кече һәм урта бизнес компанияләре хәзер илебезнең МАХ мессенджеры партнерлары өчен булдырылган платформага тоташа алачак.
-
Яңалыклар
Татарстанда «отышлы бәядән» фатир алырга ярдәм итүче хатын 360 миллион сум урлаган
Чаллы шәһәре суды 46 яшьлек Альбина Гладкованы 167 мошенниклык очрагы буенча гаепле дип таныган. Хатын-кыз Җинаять кодексының 159 статьясындагы 2-4 өлешләре буенча хөкем ителгән, дип яза “KazanFirst”.
-
Яңалыклар
Казаннан Краснодарга туры рейслар ачылды
2025 елның ноябреннән Казан белән Краснодар арасында авиарейслар ачылды. Бу хакта Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Бозлы яңгыр, тайгак юллар һәм томан: һава торышындагы кискен үзгәрешләр турында кисәтәләр
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге 13 ноябрьдә һава торышы кискен үзгәрүе турында хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда тикшерү органнарына эшкә кергән ике хезмәткәргә берәр миллион сум биреләчәк
Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Эчке эшләр министрлыгының башлангыч тикшерү органнарына эшкә урнашуга кызыксындыру тудыру максатыннан, һәрбер шундый хезмәткәргә берәр миллион сум күләмендә акча бирүне күздә тоткан карар кабул итте.
-
Яңалыклар
Россиядә пилотсыз очкычлар гаскәрләре пәйда булган
Россия Кораллы көчләрендә пилотсыз системалар гаскәрләре булдырылган.
-
Яңалыклар
Татарстанда киләсе елга яшәү минимумын арттырганнар
2026 елда республикада яшәү минимумы күләме 16 098 сум тәшкил итәчәк. Быелдагыга караганда бу 6,8 процентка, ягъни 1 025 сумга күбрәк.
-
Яңалыклар
Актаныш районы башлыгы урынбасарын тоткарлаганнар
Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев тоткарланган. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, ул коррупция җинаятендә шикләнелә. Эшнең нечкәлекләре әлегә хәбәр ителми.
-
Яңалыклар
Татарстанда минималь куллану бюджетын киметкәннәр
Татарстанда 2025 елның өченче кварталына 27,4 мең сум күләмендә минималь куллану бюджеты билгеләнде.
-
Җәмгыять
Көйле йорт: Казан консерваториясе оешуга – 80 ел
Авыр, зур тоткалы ишеген киереп ачып эчкә узуга, колакка төрле яктан яңгыраган көйләр ишетелә башлый. Син үзең дә сизмәстән, монысы балалайка, монысы баян, ә менә монысы виолончель тавышына охшаган дип, аларның яңгырашын аерырга тырышасың. Бу моңнар дөньясы – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе бинасында.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Һаман җитми акча
Мәгълүмат кыры Россиядә йокысызлык эпидемиясе башлану турында хәбәрләр тарата. Йоклата торган дарулар сату 60 процентка арткан.
-
Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый? «Халык контроле»нә 70 меңгә якын мөрәҗәгать килгән
Быелның тугыз аенда Татарстанда яшәүчеләрдән «Халык контроле»нә 69,5 мең мөрәҗәгать килгән. Һәр өч сорауның икесе хәл ителгән. Узган ел исә зарлар саны 98 меңгә җиткән булган.
-
МӨҺИМ
Мошенникларга ялгышып телефонга килгән дүрт урынлы кодны әйтсәң, иң беренче эш итеп нишләргә?
«Туган көнегезгә чәчәк китерәбез...», «80 яшьтән соң сезгә утка-суга түләгәндә ташлама тиеш...» Мошенниклар халыкны ничек итеп кенә төп башына утыртмый. Синең турында шәхси мәгълүматны белгәч, бүләк турында нәкъ менә туган көндә шалтыраталар бит, ышанып куюың да бар.