Комбайн, трактор йөртүче хатын-кызлар: «Эшнең ирнеке, хатынныкы юк аның!»

Комбайн, трактор йөртүче хатын-кызлар: «Эшнең ирнеке, хатынныкы юк аның!»

Алардан эш куркып тора. Машина йөрткән хатын-кызларга ияләнеп бетсәк тә, комбайн иярләгән, тракторны тыңлатканы сирәк. Без бүген моннан берничә ел элек язмышлары газета битләрендә бәян ителгән гүзәл ханымнарның хәлен белештек.

Ләйлә белән Зилә

Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында туып үскән кызлар кечкенәдән әтиләре белән комбайнда эшли.

– Без гаиләдә ике генә бөртек. Гомер буена бер-беребезгә терәк булдык. Авылда эшләп үскән кызлар. Комбайн ярдәмчесе кирәк булгач, әти мине ияртте. Ул чакта колхозның гөрләп торган вакытлары. Әти белән 9 сезон бергә эшләдек. Хәзер мин аңа бик рәхмәтле. Шушы 9 ел эчендә минем күңелемә авыл һәм җир эше шулкадәр сеңде. Әле тагын эшләр идем. Теге вакыттагы иске «Дон» түгел, хәзерге заманча комбайннарны йөртер идем, – дип сөйли бүген Казанда «Эфир» телеканалында эшләүче Ләйлә Вәлиуллина. – Әти безгә кечкенәдән, өйрәнгәннең кирәге чыгар, ди иде. Комбайнда эшли башлагач, күп әйбергә төшендем. Комбайн ватылса, әти төзәтә, мин кирәкле коралларны биреп, тотасы җирен тотып торам, кулымнан килгәнчә булыша идем. Инде без эшләгән колхоз бете, ул инвестор кулына күчте. Ә мин әле дә әти белән бергә эшләгән чакларны сагынам. Авылдан китсәм дә, авыл миннән китмәде. Басуда эшләгән комбайннарны күрсәм, йөрәк тиз-тиз тибә башлый. Ашлык бушатканнарын күрсәм дә, йөрәк урыныннан чыгар төсле булып тибә башлый. Бу хисләрне аңлатып биреп булмый. Күңелем җиргә тарта. Әгәр мөмкинлек булса, рәхәтләнеп эшләр идем.

Ләйләнең комбайн иярләгәнен белгәч, күп кеше шакката икән. Хәтта егетләр дә аптырап кала, ди.

– Бер эштән дә курыкмыйм. Әгәр язмышыма язылган булса, тормышымны авыл белән бәйләр идем. Әлегә мин шәһәр тормышына өйрәнеп ятам, – ди Ләйлә.

 Сеңлесе Зиләгә 25 яшь икән. Заманында ул да әтисе белән комбайнда эшләгән.

– Зилә дә ир-ат эшен эшләп үсте. Әти ничек өйрәтте, шулай эшләдек. Ул бездә техникага мәхәббәт уята алды, – ди Ләйлә. – Сеңлем кияүдә. Казанда яшиләр. Әмма гел авыл дип кенә торалар. Зиләгә дә авыл җене кагылган.

Гөлия белән Инзилә

Әтнә районының Күлле Киме авылы кызлары да заманында әтиләренең ярдәмчеләре булып эшләгәннәр. Алар икесе дә кияүдә.

– Сигезенче сыйныфта укыганда әти мине үзе белән ияртеп, басуга алып китте. Ниндидер эштә ярдәм итәргә кирәк иде. Шулай ияреп йөри башладым. Яңа комбайн кайткач, әти мине рульгә утырткан иде. Әкренләп йөртергә дә өйрәндем. Кияүгә чыкканчы эшләдем әле мин. Ул вакытларда район күләмендә беренче урынга да чыга идек. Комбайн йөртә белү нәтиҗәсендә машина йөртү таныклыгын да тиз алдым. Инструктор мине өч кенә дәрескә чакырды. Бөтен нәрсәне белә идем. 22 яшемдә комбайнда эшләүдән туктадым, – ди Гөлия. – Күрше Ары авылы егетенә кияүгә чыктым. Матур гына гомер итәбез. Авылны бик яратып яшим. Аграр университетның урман хуҗалыгы факультетында белем алдым.

 Гөлиядән соң сеңлесе Инзилә әтиләре белән эшли. Ул да бик күпкә өйрәнгән.

– Сеңлем дә кияүдә. Алар Казанда яшиләр, – ди Гөлия. – Без таралышкач, энебез кул арасына керә башлады. Әтиебез Тәбрисне дә бөтен ир-ат эшенә өйрәтеп үстерде. Инде энебез дә үсеп җитте. Шушы көннәрдә өйләнә. Төп йортка Арча районының Ташкичү авылыннан килен төшерәбез. Эш ярату безне тагын да берләштерде, туганлык хисен арттырды, араларны якынайтты. Әти белән әнигә рәхмәтлебез. Алар безне эштән курыкмый торган чып-чын авыл балалары итеп үстерде.

Гүзәл

Балтач районының Сасна авылы кызы Гүзәл Габидуллиннаның трактор йөртүен социаль челтәрләрдә күреп алып, Татарстан Рәисе дә мактаган иде. Бүген Гүзәл ничек яши? Элеккеге кебек тракторчылар бәйгесендә катнашамы?

– Тракторны әле дә рәхәтләнеп йөртәм. Аның бернәрсәсе дә юк. Күптән түгел Казандагы фатирыбызны шәхси йортка алыштырдык. Кукмарага кайтып төпләндек, – ди Гүзәл. – Мин электән Казанны яратмадым. Укырга килгән студент, эшкә барган кеше төсле генә яшәдем. Атна ахырын көтеп тора идем. Балалар кечкенә чагында бер урында төпләнеп яшисе килде. Хәтта ирем Илназ да район җирендә яшисем килүгә шаккатты. Син булмасаң, мин мәңге кайтмас идем, ди. Казан белән район үзәге бик аерыла. Монда тормыш бөтенләй башка. Балалар өчен дә бик күп мөмкинлекләр бар. Бик яхшы бакчага йөрибез. Анда бирелгән тәрбия һәм белемне күреп шаккатам. Мин җирдән көч алып, рәхәт итеп яшим. Ә тракторга килгәндә, йортыбызда эшлисе эшләр күп әле. Беркөнне генә экскаваторга утырып чокыр казыдым. Техниканың кирәге чыгып кына тора. Ярый йөртә беләм әле, дим. Эшнең ирнеке, хатынныкы юк аның!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре