Билгеле булганча, соңгы көннәрдә Россиядәге хәрби частьларга резервчылар җыя башлыйлар икән дигән хәбәр таралды. Аңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин үтә дә мөһим объектларны саклау эшенә резервта торучыларны да җәлеп итү турында закон имзалаган иде. Мондый отрядлар тупланачак егерме төбәк арасында Татарстан да бар.
Бу яңалык күпләрнең тынычлыгын алды. «Яңадан мобилизация башлана», «резервта торучыларга контракт төзетәчәкләр икән»... Социаль челтәрләрдә әнә шундый имеш-мимешләр таралды. Татарстан Хәрби комиссариаты бүлек башлыгы Эдуард Тимербулатов, коткыга бирелмәскә өндәп, бу хәбәргә ачыклык кертте. Аның «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсеннән аңлашылганча, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Законның резервта торучыларга кагылышлы бүлеге 2012 елда ук кабул ителгән. 4 ноябрьдә исә Россия Президенты Владимир Путин резервта торучыларны үтә дә мөһим объектларны саклауга җәлеп итү турында закон имзалады.
– Тормышны тәэмин итүче һәм кешеләр иминлеге өчен мөһим булган башка объектларны саклау өчен әзерлекле һәм ватанпәрвәр кешеләрне җәлеп итү турында карар кабул ителде, – дип ачыклык кертте Эдуард Тимербулатов агентлыкка биргән әңгәмәсендә.
Ягъни резервчылар республикадан читкә китмәячәк. Аларны үзебездәге энергетика, транспорт, нефть эшкәртү заводлары кебек – дошман дроннары аеруча еш һөҗүм итә торган объектларны саклаячак.
Законга күз салсак, резервчы – Россия Оборона министрлыгы белән ихтыяри контракт төзегән һәм запаста торган кеше ул.
– Резервчы – моңа кадәр Кораллы көчләрдә яки башка көч структураларында хезмәт иткән, һәм резервта тору өчен үз теләге белән контракт төзегән кеше ул. Контракт төзеп хезмәт итүчедән аермалы буларак, ул резервта тору белән беррәттән төп эшен дә алып бара ала. Резервчы – хәрби хезмәткәр түгел, – ди Эдуард Тимербулатов.
Хәрби комиссариат вәкиле сүзләренә караганда, башка төбәктәге резервчылар нәтиҗәле эшләп күрсәткән инде. Татарстанда исә аларны 2020 елда җыя башладылар.
– Резервта торучыларны без 1231 мотоукчылар полкы базасында җыя башладык. Шушы полкта хезмәт итүчеләр контракт төзи. Юридик яктан резервчылар хәрбиләргә тиңләнә. Бу алар хезмәт итү вакытында тулысынча җаваплы булсын өчен эшләнә. Әмма шул ук вакытта резервчылар хәрби булып саналмый. Шуңа күрә аларны беркем дә СВОга җибәрә алмый. Ягъни монда бернинди мобилизация турында сүз бармый. Бар да кешенең үз ихтыяры нигезендә башкарыла, – ди Эдуард Тимербулатов.
Хәрби комиссариатның бүлек җитәкчесе сүзләренә караганда, резервчы булырга еш кына СВО һәм башка хәрби хәрәкәт ветераннары теләк белдерә икән. Резервта торучылар хәрби җыеннарга елына, күп дигәндә, 60 көнгә генә җәлеп ителә ала. Шуңа күрә быел бер тапкыр мондый җыенда катнашкан кеше быел анда кабат катнаша алмый. Яңаларын җыячаклар.
– Килүчеләр күп, кыенлыклар юк, – ди Эдуард Тимербулатов. – Резервчылар җыенда катнашкан чорда аларның эш урыннары саклана, эш бирүчеләр исә уртача хезмәт хакы түләвен дәвам итә. Оборона министрлыгы, үз чиратында, җыеннар тәмамлангач, эш бирүче тоткан акчаны компенсацияли.
Резервчылар турында берничә мәгълүмат
*Резервчылар, званиесына бәйле рәвештә, даими рәвештә 2 мең сумнан башлап хезмәт хакы ала. Җыеннар вакытында аларга контракт төзүчеләр кебек үк хезмәт хакы түләнә.
*Җыеннар вакытында резервчылар хәрби экипировкадан башлап, азык-төлеккә кадәр барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителә. Алтмыш көн дәвамында алар хезмәт иткән урынында яши.
*Оборона министрлыгы аларны корал, шәхси саклану чаралары, радиостанция, тепловизор, мототранспорт чаралары белән тәэмин итә.
*Объектны саклауга керешкәнче, резервчылар ике атна дәвамында инструкторлар җитәкчелегендә әзерлек уза.
*Резервта тору өчен контракт 3 яки 5 елга төзелә.
*Резервка язылу өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка язылырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез