Газетага язылу

«Сыер көндәлеге»ндә ниләр бар?

2022 елның сентябрендә шундый көндәлек башлаган булганмын икән. Яшүсмер чакта көндәлекләр белән шактый мавыгып алсам да, яшь барган саен ул гадәт юкка чыккан иде.

«Сыер көндәлеге»ндә ниләр бар?
Илдар Мөхәммәтҗанов

Күрәсең, бөтен нәрсәне дә хәтердә калдырып булмый башлагач, шулай теркәп барырга булганмындыр. Малны әллә ни күп асрамасак та, өч баш эре терлектә дә истә калдырасы әйберләр шактый була иде шул. Әлеге көндәлекне табып, бер кат күздән үткәргәч, моның шулай икәненә тагын бер кат инандым. Бер ел да ике ай гына алып барган бу кыска язмалар, бер яктан, авыл кешесенең тынгысыз тормышы (әле аның бер генә өлеше) турында искәртсә, нигәдер башкаларга да кызыклы булыр кебек тоелды.

2021–2022 елларда, ике ел рәттән сыерыбыз бер үк көнне – 24 сентябрьдә бозаулаган икән. Беренче елында дүрт көн алдан бозауласа, икенче елда алты көн артык йөргән. Беренчесендә 4 сәгать ярымнан чүбен салса, икенче елда алты сәгатьтән – кисәк кенә салган. Бу турыдагы мәгълүматларны да язып куйганмын.

Сыерыбыз бозаулаганнан соң һәр елны диярлек егыла, порез була иде. 2021 елда егылмасын өчен ниләр эшләгәнне язмаганмын, ә 2022 елда, «бозаулагач та бер чиләккә якын җылымса суга ике норма энергетик эчерттек. Бер чиләк җылымса суны эчерткәндә икенче чиләген өстәп тордык, ул көнне (сыерыбыз кичке тугыз тулганда бозаулаган, иртән өч тулганда чүбен салган – төн йокысыз узган, димәк) башка су эчертмәдек, иртән генә бирдек» дип язганмын. Бу кадәресе киләсе елга онытылмас өчен кирәк. Тик малкай, нишләтсәк тә, егыла иде, ул ел да искәрмә булмады...

2022 елда иткә дип үстерелгән зур танабыз да булган. Аның да көзгә таба бер «цикл»ын истә тотасы. Авыл халкы аны гади генә «үгез сорау» ди. Иткә китәсе малның ул чорда тыныч булуы шарт, югыйсә ите тәмле, ләззәтле булмый, диләр. Шуңа күрә көндәлектә әлеге тана турында 17 сентябрь, 10, 28 октябрь, 16 ноябрь дигән даталар номерлап теркәлгән.

7 октябрь көнне инде яңа туган кечкенә бозауга укол кадатканбыз. «Зур тананың тезләре шешкән иде, шул булмасын өчен кечкенә бозауга алдан укол кадыйлар икән» дип тә, «21 октябрь көнне икенче укол, онытма» һәм  «Кадаттык. Башка кадатасы юк» дип тә язганмын.

Шул ук 7 октябрь көнне танага да укол кадатканбыз, «ветврач тезләрен җылыта торган мазь белән уарга кушты» дигәнмен.

Аннан инде сыерның «цикл»лары башлана... Аларының, кызганычка, ул елны саны бихисап булган. Сыер буазланганчы үтәсе инде ул этапларны. 27 декабрь, 21 февраль, 16 апрель, 22 июнь... Буазланмагач, 30 июньдә, 11 июльдә укол кадатканбыз, 14, 17 июльдә орлык салдырганбыз. Әле аңарчы УЗИдан каратканбыз... Сөте нык кимеп, ярты елга якын сөтсез каласын аңлагач, инде буазланган булса да, сыерыбызны җибәрергә булганбыз. «Сыер китте. 9 ноябрь, 2023 ел. 75 меңгә китте» дип язганмын. 27 июнь, 2014 елда алган булганбыз. 58 меңлек иде. Үтә дә кыйммәтле булган иде ул чакта. Алмый хәл булмады, сыер сатучылар юкка чыгып торган чак булды ул. Колагында «Рыбка» дигән биркасы бар иде. Аны күргәч, бәясен белгән кешеләр: «Алтын балык булган бу», – дигәннәр иде (ә без аны барлы-юклы бер ай эчендә Ландышка әйләндердек. Ни сәбәпледер, безнең бөтен сыерлар Ландыш исемле иде). Аннан аз гына алдан авылдашлар 34–35 меңгә бер дигән сыерлар сатып алган иде. «Безгә насыйбы шул булгандыр», – дидек. Аны үзебез өчен асрадык. Сөте куе, тәмле иде. Аңа киткән чыгымнарны, авыру-сырхауларын (нәрсәгәдер көндәлеккә әле аларын язмаганмын – ул исемлек тә шактый озын булыр иде: мөгезеннән башлап тоягына кадәр әледән-әле чирләр, имгәнү-проблемалары булып торды, кызганычка) уйламадык. Әмма алар онытырлык та булмаган, ахры, сыер аласы, асрыйсы килү теләге дә калмаган булып чыкты. Ике ел инде сыерсыз. Вакыт-вакыт, күбекләндереп, сыер савасы килеп китсә дә (холыксыз булмаган сыерны кул белән савуның үз рәхәтлеге лә аның), эше түгел, авырлыклары искә төшеп, кире уйларга мәҗбүр итә шул.

Гөлсинә Хәбибуллина    

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре