“Статистика мәгълүматлары буенча, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны акрынлап арта һәм бүген 100 мең кешегә 629 очрак тәшкил итә. Чирдән үлем-китем очраклары елдан-ел шул бер үк дәрәҗәдә сакланып кала: 100 мең кешегә 8ләп шундый очрак туры килә”, – дип белдергән Авдеев.
Аның әйтүенчә, чирнең төп билгеләре – йөткерү һәм какырык чыгу. Шулай ук сулыш кысылу, сулыш алганда күкрәк читлегендә авырту, канлы какырык барлыкка килергә мөмкин. Мондый билгеләр гадәти суык тидерүгә хас түгел, дип өстәгән белгеч.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 10 ел элегрәк – 2015 елда Россиядә үпкә ялкынсынуы авыруы 100 мең кешегә 337,77 күрсәткечен тәшкил иткән. Бүгенге күрсәткечтән 1,86 тапкыр кимрәк бу.
Белгечләр әйтүенчә, хроник авырулы кешеләргә пневмококк инфекциясенә каршы прививка ясату үпкә ялкынсынуыннан котылып калуга ярдәм итә. Йөрәк-кан тамырлары, үпкә-сулыш органнары авыруларыннан интегүчеләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр үпкә ялкынсынуына тизрәк бирешә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез