Чепья авылының уңыш сере нидә?

Яши белеп яшиләр. Соңгы елларда Балтач районының Чепья авылында эшмәкәрлек кабат чәчәк ата. Яңа сарайлар төзелә, терлекләр саны арта, төрле цехлар, кибетләр ачыла. Уңыш сере турында халыкның үзеннән сорадык.

Аеру юк

Чепья җирлегенә җиде авыл керә. Барысында бергә 2470 кеше яши. Арборда татарлар гына торса, калганнарында – төрле милләт халкы. Җирлекнең иң зур авылы Чепьяда 680 хуҗалык бар. Дөрес, соңгы өч елда халык саны кимүгә таба. Чепьяда күбрәк удмуртлар һәм татарлар яши. Моннан тыш, руслар, марилар һәм башка милләт вәкилләре дә бар.

– Бездә руска, татарга аеру юк. Бар милләт вәкиле дә дус-тату яши. Юлның бер ягында мәчет төзелгән булса, икенче ягында – чиркәү. Эшне дә бергә эшлибез, ашны да бергә ашыйбыз, – ди җирлек башлыгы Азат Нотфуллин.

 

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы бар. Урта мәктәптә 348 бала укыса, бакчага 130 дан артык сабый йөри. Югары сыйныфларга 17 авылдан килеп укыйлар. Табиблык амбулаториясе, фельдшер-акушерлык пункты, даруханә, мәдәният йорты, китапханә, музей, почта бүлеге һәм кибетләр бар. Төп байлыклары – колхозлар да сакланып калган. Шуңа күрә Чепья халкының күпчелеге эшне үз авылларында таба.

– Соңгы елларда авылыбызда эшмәкәрлек үсә. Шәһәрдән кайтып, эш башлаучы егетләребез дә бар. Әйтик, Алексей Тарасов гаиләсе белән Казаннан күченеп кайтты да, җирләр алып, сарай төзеп, сыерлар асрый башлады. Бүген 15 баш сөтлебикәсе бар. Әле зур йорт төзеп ята. Киров өлкәсеннән килгән бер егетебез агач эшкәртү цехы булдырды. Күп итеп маллар асрый, җирләрен эшкәртә. Утызлап сыер тоткан кешеләр дә бар, – ди Азат Нотфуллин.

Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр дә, эшмәкәрлек белән көн итүчеләр дә күп Чепьяда. Торгынлык елларыннан соң күтәрелеш кичерә, дип әйтергә була.

– Моның сәбәбе бар. Җирлектә үз эшләрен ачарга теләүчеләргә мөмкинлекләр күп. Берничә оешма эшчәнлеген туктатып торганнан соң кабат эшли башлады. Әйтик, үрелгән җиһазлар фабрикасының нигезе бар иде инде. Аңа яңа сулыш өреп җибәрделәр. Элек дәүләт карамагында булган кибет биналары шәхси кулларга күчте. Чепьяда камыр ризыклары да пешерәләр. Шул ук вакытта эшләрен өр-яңадан башлаучылар да бар. Бездә шундый тәвәккәлләр яши. Мондый егетләр булганда безгә дә рәхәт. Ярдәм кирәк булса, алар янына барабыз. Ярдәм итмичә калганнары юк, – ди җирлек башлыгы.   

Чикләр юк

Азык-төлек кибетләре һәм автосервис тотучы Руслан Һадиев әтисенең эшен дәвам иттерә. 2004 елда машиналар төзекләндерү сервисын ачкан булсалар, бераздан кибетләрен эшләтеп җибәрәләр.

– Эшнең бетеп торганы, кешенең өзелгәне юк. Авыл хуҗалыгы техникасыннан башлап, җиңел машиналарга кадәр төзекләндерәбез. Җиңел эш түгел, бик белеп эшләргә кирәк. Көндәшлек тә зур, халык белән эшләү дә җиңел түгел. Ләкин без көннән-көн камилләшәбез, өйрәнәбез. Бер генә бизнес та җиңел бармый, әлбәттә, ләкин бүген мин җиңеп булмастай бер генә авырлык та күрмим. Ике төрле эшнең һәркайсы үзенчәлекле. Икесенең дә уңай яклары булган кебек, авырлыклары да бар, – ди Руслан.

 

Эшмәкәр әйтүенчә, иң мөһиме: кадрлар белән авырлык юк. Хәзерге вакытта ике кибеттә һәм автосервиста 45 кеше эшли. Яхшы хезмәт хакы түләп, уртак тел табып, бер-береңә ярдәмләшеп эшләгәндә нәтиҗәсе дә яхшы була. 

– Бу авылда әнием тора. Гаиләм Казанда яшәгәч, мин ике арадагы юлга тузан төшермим. Хәзер күпчелек авыл яшьләренең карашы шәһәргә төбәлгән. Алар моны авылдагы эшсезлек белән аңлата. Ләкин, миңа калса, әгәр тырышлыгың, теләгең бар икән, теләсә кайда эшләргә була, хәтта үз эшеңне ачарга да мөмкин. Безнең авыл әллә ни зур түгел, тик аңа карамастан, запас частьларны хәтта башка төбәкләрдән дә төзәтергә җибәрәләр. Бүген синең кайда эш алып баруың бик зур әһәмияткә ия түгел. Берни дә чикләнмәгән. Иң мөһиме: үзебезгә сынатмаска һәм сатып алучыларыбызның канәгать булып калуына ирешергә кирәк, – ди ул.

Сынатмыйлар да шикелле. Авылга да зур ярдәм күрсәтәләр, махсус хәрби операциядәге авылдашларын да онытмыйлар.

Эш өмет итеп 

Мех эшкәртү фабрикасына да кереп чыктык. Тик, аңлавыбызча, хәзерге вакытта оешма авырлык кичерә. Унлап хатын-кыз сарыкның эшкәртелгән тиресеннән калган кисәкләреннән калын бияләйләр өчен эшләнмәләр әзерли иде.

– Тегүчеләрбез булганда, эшләребез гөрләп бара иде безнең. Заказларны төрле җирләргә җибәрә торган идек. Баш киемнәре, жилетлар, бияләйләр тектек. Тик хәзер эш аз, заказлар да юк дәрәҗәсендә. Хәзер без бияләйләрне тышламыйча гына җибәрәбез. Эшләүчеләрнең дә күбесе пенсия яшендәгеләр инде, – диде биредә эшләүче Любовь ханым.

Ашлы эш

Чепьяда сөт комбинатының филиалы – май цехы да эшли. Баш инженер Раил Галләмов сүзләренчә, биредә каллета (моцарелла сырын әзерләү өчен чимал), май, берничә төрле сыр ясыйлар. Сөтне исә шәхси хуҗалыклардан җыялар. Җәен – 70 тонна тирәсе, кышын 50 тонна сөт эшкәртәләр. Сыр өчен кышкы сөт яхшырак, ди белгеч. Биредә эшләнгән продукция май комбинатына җибәрелә дә шуннан кибетләргә таратыла.

 

– Хәзер цехта 25–35 яшьлек 32 кеше эшли. Ирле-хатынлылар да бар. Үз авылларында шушындый эш урыны булгач, бик яхшы бит инде. Килеп китүчеләр юк дәрәҗәсендә. Бездә уртача хезмәт хакы – 45 мең сум. Үзләрен яхшы яктан күрсәткән хезмәткәрләргә кызыксындыру чаралары да каралган, – диде Раил. 

Карадуган сандыгы 

Биредә ротанг дигән аталган материалдан кашпо, урындыклар, кәнәфиләр, өстәлләр, диваннар үрәләр. Күптән түгел генә сувенирлар һәм сандыклар эшли башлаганнар. Фабрикада эшләнгән җиһазлар башкаланың күп кенә кафе һәм рестораннарын матурлар өчен куллана.

 

Оешманың идарәчесе Айнур Хәйретдинов әйтүенчә, фабриканың баш идарәсе Карадуган авылында булган. Ә Чепьяда оешма 1961 елда ачылган. Авылда электән үк талдан җиһазлар үрү кәсебе булган. Без килгәндә, күргәзмә залы һәм ашханә булачак бүлмәләрдә зур төзекләндерү эшләре бара иде. 

– Безнең һәр җиһазыбыз уникаль, сатып алучыларның теләкләрен искә алып эшләнә. Алар кимендә 10 елга кадәр чыдый. Казанда туризм үскәнлектән, сувенирларны сораучылар да күп. Соңгы елларда сандыклар сораучылар да артты. Аларны бүләккә, истәлеккә дип тә алалар. Роуп дигән материалдан яңа төрле кәнәфиләр, диваннар эшли башладык. Алары да сатып алучыларда зур кызыксыну уятты. Кыскасы, авыл җирендә дә рәхәтләнеп эшләргә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә була. Кайвакыт моның өчен тәвәккәллек кенә кирәк, – ди Айнур Хәйретдинов.  

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре