Газетага язылу

«Бөтен җырын да әтисенә багышлый»: сигез яшьлек кыз патриотик җырлар җырлый

Балтачның сигез яшьлек кызы Диләрә менә өч елдан артык инде патриотик җырлар җырлый. Әтисе Николай СВОга киткәннән бирле. Башта өйдә генә, үзләре өчен җырласа, бер елга якын инде «Струна» инструменталь балалар ансамбле солисты ул.

«Бөтен җырын да әтисенә багышлый»: сигез яшьлек кыз патриотик җырлар җырлый
Фото гаилә архивыннан

– Кечкенәдән әти кызы булды Диләрәбез. Шуңа да аның мобилизация белән китүен, сабый гына булса да, бик авыр кичерде, – ди әнисе Эльвира.– Әтисе киткәндә дүрт яшьтә иде, ул киткәч, биш яше тулды. Диләрә аңа кадәр дә өйдә, бөтен нәрсәне микрофон итеп тотып, җырлап йөри иде. Шуңа да без инде дүрт яшьтә аны вокал буенча түгәрәккә бирдек. Әтисе киткәч, машинада мин гел хәрбиләргә багышланган җырлар тыңлый башладым. Аларны аерым флешкага тупладым да, машинага утыруга, шуларны җибәрәм. Барыбызның да нишләргә белми, чарасызлыктан өзгәләнгән чаклары иде бит. Әнә шул җырлар ничектер күңелгә тынычлык, ныклык биргән кебек була иде. Гел бер үк җырларны тыңлый башлагач, Диләрә аларның күбесен отып алып, кушылып җырлап та йөрде. Аңа бигрәк тә “Позывной «Струна» җыры ошады. Өйдә дә гел шуны җырлый башлады. «Әйдә, әтигә дә минем җырлаганны төшереп җибәрәбез», – дигәч, сөенеп риза булдым. Әтисе дә бик сөенде, иптәшләренә дә күрсәткән, алар да мактагач, Диләрәбезнең түбәләре күккә тиде инде. Танышыбыз күргәч, әйдә, бу җырга клип төшерик әле, үзем булышам, диде. Рәхмәт яусын, кызымның музыка укытучысы Римма Әхтәмова да бик булышты, җырны да тиешенчә өйрәтте, үзен тоту, тавышын көйләү буенча да күп киңәшләр бирде. Әле дә вокал буенча гел ярдәм итә. Диләрә җырлаганда сәхнә буш тормасын өчен бер укучы малайны гитара белән бастырып төшерү дә аның идеясе булды. Бу клип челтәрләрдә тиз таралды, җырның авторы Ютага да барып җитте хәтта. Ул да бик үсендерде Диләрәне. Хәзер инде аның белән онлайн аралашып торабыз…

Барысы да менә шул җырдан башлана. Гимназиянең смотр концертына әзерләнгәндә Римма апалары сәхнәгә «чын» гитаристлар да чыгара. Шулай итеп, Диләрә, Азамат, Аяз, Илназ, Сөләйманнан торган инструменталь ансамбль барлыкка килә. Диләрә яраткан «Позывной «Струна» җырына бәйләп, аңа «Струна» исеме бирәләр. Беренче җырлары да шул була. Зал аларның чыгышын алкышларга күмә. Сабый кыз баланың олыларча җитди кыяфәт, моң тулы күзләре белән, йөрәге аша үткәреп җырлаган җыры күпләрнең күңел кылларын меңгә телә. Чоры, көннәре шундый була бит. Сабый йөрәгендәге моң, сагыш өлкәннәр йөрәгенә дә аваздаш була шул. Аларны районкүләм чараларга чакыра башлыйлар. Республикада үткән очрашуларда да чыгыш ясаганнар,«ШаянТВ» да берничә тапкыр төшкәннәр, Казандагы хәрби госпитальдә концерт куйганнар. Конкурсларда, хәйрия чараларында катнашканнар. Балтач мәдәният йортындагы «Овертон» инструменталь ансамбле белән дә бергә зур концерт  куйганнар. Шулай ук хәрби тематик җырларга өстенлек бирүче әлеге ансамбль җитәкчесе Раил Тимербаев аларны үзләренең дәвамчылары итеп күрә, «үз канаты астына» алган, һәрьяклап ярдәм итә икән. Аның идеясе белән күптән түгел «Струна»дагы гитарачылар сафына бишенче егет – алардан бераз өлкәнрәк, һөнәр лицеенда белем алучы барабанчы Матвей да өстәлгән. Чыгышлары тагын да баеган.      

– Диләрәбез быел Балтач гимназиясендә икенче сыйныфта укый. Инженерлык сыйныфында. Программалары шактый катлаулы булса да, укуда да алдынгы ул, олимпиадаларда катнаша. Болай да бик актив, бик аралашучан, бөтен нәрсәдә катнашырга, кешеләр белән аралашырга ярата, – дип дәвам итә Эльвира. – Ансамбльдән тыш та җырлый, менә шушы көннәрдә генә Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә конкурста катнашып, лауреат булып кайтты. Русча да, татарча да җырлый. Бөтен җырларын да әтиемә багышлап җырлыйм, ди. Шөкер, әтиебез моңарчы ярты ел саен кайтып торды. Менә хәзер да кайтыр көннәре җитә, бу юлы тоткарлык булырга да мөмкин, диделәр. Көтәбез инде. Диләрәбез ул кайтышка гел яңа җырлар өйрәнеп куя. 23 февральдә дә әтисен видео аша җырлап котлады.

    Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре