Газетага язылу

Рамил Исламов: «Муса Җәлилнең ун блокноты булганлыгы ачыклана»

Муса Җәлилнең әсирлектәге иҗаты безгә моңа кадәр мәгълүм булган ике блокнот белән генә чикләнми. Тагын икесе хәрби архивларда бүгенгә кадәр «яшерен» тамгасы белән саклана дип фаразлана. Филология фәннәре докторы Рамил Исламов исә шагыйрьнең 120 еллыгына «күчтәнәч» буларак өлгерткән «Муса Җәлил: биобиблиографик күрсәткеч» китабында 10 блокнот турында сүз алып бара.

Рамил Исламов: «Муса Җәлилнең ун блокноты булганлыгы ачыклана»

– Мин әлеге хезмәтне гомерем буена тупладым. Һәр мәгълүматка диярлек сылтама бирдем. Күп һәм озак эзләнергә туры килде. Шөкер, нәтиҗәсе дә саллы булды, – ди автор.

Туган җиргә кайтып җитәр дигән өмет белән шагыйрь блокнотларын ышанычлы дип санаган иптәшләренә тапшырган. Әмма, ни кызганыч, язмыш башкача хәл иткән...

– Бу исемнәрнең күбесе шушы китапны төзү барышында мәгълүм булды. Шагыйрь язмышына кагылышлы булган кешеләрне без белергә, өйрәнергә тиеш. Кем белә, бәлки кайбер мәгълүматлар югалган җеп очын табарга ярдәм итәр, – дип өметләнә галим.

Блокнотлар кемнәрдә була? 

Гариф Хафизов. Двинск шәһәрендәге лагерьда Муса Җәлил белән бергә була. Шагыйрь аңа блокнотын биреп, исән кайта алса, Казанга яки Уфага редакциягә тапшыруын үтенә. Анда «Гариф дуска» дигән шигырен дә яза. Ләкин, ни кызганыч, әсирләрне мунчага китергәч, тикшерүче немец офицеры блокнотны аның кулыннан тартып ала һәм янып торган мичкә ташлый. Гариф Хафизов исән-сау туган якларына кайта һәм Башкортстанның Сибай шәһәрендә яши. Еллар үткәч, Муса Җәлилдән ишеткән ике шигырьне урындагы газета редакциясенә китерә. 1930–1931 елларда Мәскәүдә Карл Либкнехт исемендәге педагогия институтында укыган вакытында Муса Җәлилне белгән, шулай ук Двинск лагеренда аның белән кабат очрашкан Салих Ганиев ул блокнотны күрүен, анда шигырьләр булуын раслый.

Зиннур Мөхәммәдиев. Вустрау лагеренда Муса Җәлил белән бергә була. Аның әсирләргә немец телен өйрәнергә дип бирелгән кәгазьләрдән дәфтәр эшләп, шигырьләр язуын искә ала. Әмма мичкә яшерелгән ул дәфтәр бер тентү вакытында табып алына һәм яндырыла.

Михаил Иконников. Моабит төрмәсендә тоткынлыкта була. 1944 елның июль ахырында Муса Җәлил биргән блокнот турында хәбәр итә: «Камерада үзем генә чакта Муса Җәлил шигырьләре язылган дәфтәрне алып карыйм, әмма укый алмый идем. Бу бик кечкенә, 9x7 см зурлыгындагы, әйбер төрә торган кәгазьләрдән тегелгән, соры катыргы тышлы блокнот иде. Аның битләрендә гарәп хәрефләре белән язылган сүзләр тезелгән иде. Барлыгы утыз биткә якын иде, мөгаен, анда кырыкка якын шигырь булгандыр...» Әсирлектән котылгач, 1945 елның 15 маенда блокнотны фильтрация пунктында тикшерүче ниндидер майор ала һәм СССР Язучылар берлегенә җибәрергә вәгъдә итә. Ләкин ул юкка чыга.

Гали Корбанов. Әсирлектә яшерен оешма әгъзаларының берсе булган Гали Корбанов (Мичурин) язучы Гази Кашшафка сөйләгәннән аңлашылганча, Сабитов фамилияле кешедә Муса Җәлилнең ике блокноты сакланган. Ләкин ул Франциядә һәлак булган.

Аерым шигырьләрен кемнәр алып кайта?

Моннан тыш, аерым шигырьләрне үзләре язып алып яки яттан өйрәнеп, туган илгә җиткергән кешеләр дә байтак.

Тәлгать Гыймранов. Польшаның Радом лагеренда Муса Җәлил белән бергә була. Ул Башкортстанның хәзерге Авыргазы районындагы Морадым авылында туа. Аны әсирлектән совет гаскәрләре коткара. Туган якларына кайтканнан соң Стәрлетамак шәһәрендәге оешмаларда тимер-калай эшләре остасы булып эшли. 1980 елда вафат була. Әсирлектә чакта ул маргарин төрә торган пергаменттан ясалган блокнотка егермеләп шигырь язып ала. Сугыштан соң аларны Муса Җәлилнеке дип игълан итә һәм Стәрлетамак шәһәр газетасына илтеп тапшыра. Бу яңалык белән язучы Юрий Корольков кызыксына, Стәрлетамакка килеп, Тәлгать Гыймранов белән очраша һәм блокнотны үзе белән алып китә. «Литературная газета»да мәкалә һәм рус теленә тәрҗемәдә җиде шигырь, блокнотның фотосурәтен бастыра. Ләкин Рафаэль Мостафин тикшеренүләреннән күренгәнчә, бу блокноттагы шигырьләрнең авторлык мәсьәләсе ачык кала. Галим үзенең соңрак алып барган тикшеренүләрендә, дөрестән дә, күпчелек шигырьләрнең Абдулла Алишныкы булуын раслый.

1956 елда Гази Кашшаф та Тәлгать Гыймранов белән очрашып сөйләшә. Бу хакта ул болай яза: «Узган ел мин Гыймранов белән очрашканда, аның сүзләрен язып алдым. Бернәрсә мине гаҗәпләндергән иде. Гыймрановның Муса Җәлил дип ышанган кешесе икенче бер кешегә охшый, без белгән Мусаның кыяфәте, кыланышлары күз алдына килеп басмый иде. Гыймранов, мәсәлән, Мусаның татар легионы киемендә булуын әйтә. Чынында исә Муса Җәлил бервакытта да ул форманы кимәгән һәм легионер булмаган. (Өченче империя мәхкәмәсенең хөкем карарында да ул легиончы буларак түгел, ә язучы дип күрсәтелгән. – Р.И.). Гыймранов Муса Җәлилнең тәмәке тартуын раслый һәм, мин аңа портсигар ясап бирдем, дип сөйли. Мин Муса Җәлилне 1928 елдан бирле беләм, тик бервакытта да тәмәке тартуын хәтерләмим».

Ничек кенә булмасын, Тәлгать Гыймранов алып кайткан шигырьләр зур әһәмияткә ия. Киләчәктә алар ныклап тикшерелер, авторы да төгәл ачыкланыр.

Гарәф Фәхретдинов. Муса Җәлил белән бергә әсирлектә була. «Язлар килер», «Үлгән улыңнан хат», «Кайту маршы», «Таң маршы», «Азатлык маршы», «Таң», «Соңгы сүз» шигырьләрен «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә китереп тапшыра һәм алар басылып чыга. Ул хәзерге Бөгелмә районының Карабаш авылында туа. Әсирлеккә эләккәч, уннарча концлагерьларда була, сигез тапкыр кача. Муса Җәлил белән (ул вакытта аны Гумеров буларак белә) 1942 елның ахырында Демблин лагеренда очраша. 1943 елның язында Радом лагерена китерелә. Соңгы тапкыр Франциядәге Ле Пью лагереннан кача һәм француз партизаннары белән Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә көрәшеп йөри. Илгә кайткач, Алкино лагеренда тикшерүләр үткәннән соң, Баку тарафларына җибәрелә. Ул бары тик 1989 елның 29 июнендә генә тулысынча аклана. 2002 елда Ташкентта вафат була.

Әнвәр Галим. Берлинда «Идел-Урал» комитеты тарафыннан татар телендә нәшер ителә торган «Татар әдәбияты» журналының мөхәррире була. Муса Җәлилнең «Муса», «Матурлык», «Мактанчык», «Маза», «Маҗара», «Михнәт», «Миһербансызлык», «Могҗиза», «Мохит», «Моңдаш», «Мосафир», «Мөртәт», «Монафикъ» исемле шигырьләре булганын һәм аларны латин хәрефләрендә язу машинкасында басмага әзерләвен искә ала.

Гобәйдулла Салихов. Польшадагы Седльце лагеренда 1942 елның октябрендә Муса Җәлил белән очраша. Ул аның «Дустым хисе», «Дустыма», «Сөйгән дустыма», «Озатып калучы», «Туган ил сулары», «Картлык» исемле алты шигырен латин хәрефләрендә башкорт теленә тәрҗемә итеп күчереп ала һәм аларны туган илгә алып кайтуга ирешә. Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүчеләрнең берсе Хәнәфи Бәдигый аларны тикшереп, чыннан да, аларны Муса Җәлилнеке дип әйтә алабыз, дигән фикергә килә. Журналист, төбәк тарихын өйрәнүче Азат Сөнкишев исә бу шигырьләрне Абдулла Алишка нисбәт итә һәм Җәлилнең 1942 елда Седльцеда булмавын аргумент итеп китерә. Ләкин Гали Корбанов Мусаның Орша шәһәрендәге пересыльный төрмә аша Седльце лагерена, аннан Вустрауга күчерелүе турында сөйли. Гобәйдулла Салихов Оренбург өлкәсендәге Куандык районының Бикташ авылында туа. 1941 елның июлендә Воронеж шәһәре янындагы камалышта әсирлеккә төшә. Бик күп лагерьларда була. Соңгысыннан 1945 елның 5 маенда Америка гаскәрләре коткара. Төрле фильтрация лагерьларын үтә. 1945 нең декабрендә мобилизацияләнә. 1973 елда юл фаҗигасендә һәлак була.

Эзләнәсе бар

– Шулай итеп, мәгълүм чыганаклардан гына күренгәнчә дә, Муса Җәлилнең ун блокноты булганлыгы ачыклана, – дип нәтиҗә ясый Рамил Исламов. – Берсе – әсирлеккә төшкәндә, бишесе исә лагерьларда юкка чыга. Ә зур газаплар, гомерне куркыныч астына куеп коткарылган ике дәфтәрнең илгә кайтып рәсми органнарга тапшырылгач югалуы фаҗигагә тиң. Дөрес, әсирлектә Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Рәхим Саттардан башка Гайнан Кормашов, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, янә исемнәре әлегә билгесез кала килгән кешеләр дә иҗат иткән. Шуңа күрә авторлар мәсьәләсендә кайбер буталчыклыклар булуы, текстларда аерым үзгәрешләр күзәтелүе – табигый күренеш. Бу хакта Рафаэль Мостафин хезмәтләрендә җентекле аңлатылган. Киләчәктә тагын да табышлар булу ихтималын истә тотып, әлеге юнәлештә махсус тикшеренүләр үткәрү сорала. Муса Җәлил иҗаты безнең өчен табышмак кебек әле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре