Газетага язылу

Гөлсирин Абдуллина: «Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк»

Кечкенә буйлы, чандыр гына хатын-кыз булгач, аның турында юаш һәм кыюсыздыр дип уйлап куясың. Аралаша башлагач, җырчы Гөлсирин Абдуллинаның бик үҗәт, тырыш, алынган эшен ахырына кадәр җиткерә торган көчле кеше булуына инанасың. Хейтерлары аны ничек кенә кимсетми. Ә ул бирешми. Ире Азат Абитов белән җырлар яздырып, татар эстрадасында үз сукмакларын ерып баралар.

Гөлсирин Абдуллина: «Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк»
Гөлсирин Абдуллинаның шәхси архивыннан

– Гөлсирин, концертыгыз бик матур узды. Сценарийны Азат белән ике арадагы тормыш серләренә, үзара мөнәсәбәтләргә коргансыз. Нигә шундый теманы сайларга булдыгыз?

– Без үзебезнең хезмәттәшләребезнең дә концертларын карарга барабыз бит. Анда елыйсы да, көләсе дә килгән вакытлар була. Артист үзенең гаилә тормышы, эше турында матур итеп сөйләсә, тамашачыга ул кызык. Кайбер артистларның концертларындагы диалоглары да кызык, мондый форматны безгә дә алырга кирәк дип уйлыйсың. Күңелгә тия торган мизгелләр дә һәрберебездә бар бит. Елыйсы килгәндә утырып еларга вакыт булмаган чаклар да җитәрлек. Ә концерт караганда бушанып аласың. Без дә тормышыбыз нинди, концертыбызны да шундыйрак итеп эшләргә тырыштык. Анда яңгырый торган җырларның да үз тарихлары бар. Алар турында да сөйлибез. Мин Разил Вәлиев сүзләренә Резеда Әхиярова көй язган «Мин бит синсез тора алмам» дигән җырны 10 яшемдә телевизордан ишетеп, аңа гашыйк булган идем, шундый җырлыйсым килде. Әни: «Синең аны җырларга яшең җитмәгән әле», – диде. Нәтиҗәдә мин аны 23 яшемдә генә җырладым. Концертыбыз халыкка ошасын дип тырышабыз инде.

– Син сәхнәгә халык җырлары, классик җырлар белән килдең. Яшьләрне җәлеп итү авырмы?

– Электән үк гел конкурсларда да катнаша идек бит. Ә аларда халык җырлары, ретро-җырлар җырлыйсың. Шуңа минем репертуарда күбрәк шундый җырлар. Дөресен әйтим, авыррак. Шуңа да без хәзер Азат белән репертуарыбызга эстрада җырларын да, җиңелрәк җырларны да кертергә тырышабыз. Ләкин халык җырлары ул – безнең нигезебез. Аны беркайчан да онытырга тиеш түгелбез. Тамашачы бездән халык җырын сораса, без авырсынмыйча шунда ук рәхәтләнеп башкарабыз. Ә менә гел җиңелчә җырларны җырлап йөрүчеләр алай булдыра алмый бит. Тамашачы алдында ул авыр хәлгә дә калырга мөмкин.

– Мөстәкыйль эшли башлаганның беренче мизгелләрендә сәхнәдә үзеңне ничек хис иттең?

– Ваһапов фондыннан киткәндә минем берничә җырым бар иде. Ул – «Кашымның каралары», «Кошларым», «Саулык бир син, бер Ходам». Мөстәкыйльлекнең үз плюслары һәм минуслары бар. Сәхнәдә чыгыш ясаганда тамашачы алкышлый, син бер ләззәт тоясың. Ә менә концертларыңны тулысынча үзең әзерләү, кую җиңел түгел. Барысын да уйларга кирәк. Сәхнәдә үземне бик иркен тота алмаган, тыелып торган чакларым хәзер дә бар әле. «Мин бит инде хәзер концертыма үзем хуҗа. Мин бит болай дип тә әйтә алам, теләгәнчә җырлый алам», – дип үз-үземә әйтеп куям. Ләкин сүзеңне барыбер уйлап сөйләргә кирәк. Халык сине дөрес аңларга тиеш. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзне үлчәп сөйләргә өйрәтте. Фондта эшләгәндә җиңелрәк иде. Ә хәзер нәрсә әйтергә теләвеңне дә, барысын да үзеңә уйлыйсы. Акча эшләү дә үзеңнән тора. Чыгыш ясап кайтасың да: «Аллага шөкер, бүген дә эшләдем, гаиләмә акча алып кайта алдым», – дип сөенәсең. Концерттан кайткач, Сылу да: «Миңа менә моны, тегене алырбыз инде», – дип, кирәк әйберен сорап куя. «Кызым, акча юк бит», – дисәң, «Концертка барыгыз да эшләгез инде», – ди. Акчаны эшләп алырга кирәклеген ул да белә башлады.

– Сылу да сезнең кебек артист булыр микән?

– Мин аның үзе сайлаган юлдан китүен телим. Ләкин бездән күрептер инде, җырлый, бии. Беркөн репетициядә булдык. Андагы биюче кызларны карап торды да, кайткач, төнгә кадәр биеп күрсәтте. Җырларны үзе сүзләрен уйлап чыгарып җырлый. Авылга кайткач та шулай җырлап җибәрде. «Нәрсә җырлый инде», – дим. Әни: «Үзең дә шундый идең», – дигәч, исемә төште. Мин дә агач табуреткага басып, үзем уйлап чыгарып, әби белән бабайга концерт куя идем.

– Син дә кечкенә чагында ук җырчы булырга теләгәнсеңдер...

– Мин пешекче булырга теләгән идем. Хәзер дә пешерергә яратам. Әти белән әни дә иҗат кешеләре бит. Авылда алар җыр һәм бию ансамбленә йөрделәр. Ялларда да, башка көннәрдә дә гел чыгып китәләр. Концертлар белән Казанга да, Чаллыга да баралар иде. Сеңлем белән без дә аларга иярергә телибез. Яшел «Москвич» машинасы артыннан тыкрыкка кадәр чабып бара идек. Кайчагында үзләре белән алалар. Концерт карау бик күңелле була иде. Үсә төшкәч, үзебез дә шул ансамбльгә йөри башладык. Шулай итеп сәнгатькә тартылдым.

– Сәнгать юлы җиңел түгел. Тормыш сине үзгәрттеме?

– Үзгәртте. Мин бик хисле. Тиз кызып та китәм, тиз тынычланам да. Азат – реалист. Ниндидер проблемалар килеп чыкса да, мин борчыла башлыйм, ә ул нәрсә эшләргә кирәклеген уйлый. Мин элек бик кыюсыз идем. Хәзер инде үз сүземне әйтә белә башладым.

– Азат: «Дилбегә минем кулда», – ди. Ни дисәң дә, мишәр егете бит, бик җиңел түгелдер. Уртак тел табып яшәүнең бер хәйләсе бармы?

– Әйе, характер бар инде. Ничек бар, шулай кабул итәсең. Азат романтик түгел, корырак ир. Ул да мине ничек бар, шулай кабул иткәндер. Беребез дә идеаль түгел. Әле һаман да уртак тел табып яшәргә өйрәнәм. Хәйләсе гади: кирәк чакта дәшми кала белү. Ягымлы булсаң, йомшап китә ул. Азат бәхәсләшергә бик ярата. Мин хәзер үзем дә шундыйга әйләнә башлаганмын икән. Ваһапов фондында эшли башлагач, без башта аның белән дуслар идек бит. Берәр нәрсә булса: «Әйдә, бәхәсләшәбез», – дип әйтә иде. «Ник син гел бәхәсләшәсең соң?» – дия идем. Хәзер үзем дә шундый. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит. Минем үземнең дә канымда мишәрлек бар. Әтинең әнисе – Чистай мишәре.

– Психологлар: «Үзеңне яратырга кирәк», – ди. Син бу хакта нәрсә уйлыйсың?

– Минем өчен беренче урында гаиләм. Мине Азат та: «Үзеңне яратмыйсың», – дип ачулана. Чөнки кибеткә барсам да, иң беренче Сылуга, аннары Азатка киемнәр карыйм. Вакыт калса – үземә. Ә кайбер кеше бит башта үзенә, аннары башкаларга карый. Белмим, бу бәлки тәрбиядәндер. Ләкин мин үземне яратмыйм дип санамыйм. Барыбер карыйм бит инде, кирәк әйберемне дә алам.

– Хейтерларыңны ничек кабул итәсең? Сине кеше сүзе куркытамы?

– Бар әз генә. Гел язып та торалар бит. Бер хейтерым концертка да килде.

– Ничек уйлыйсың, нигә кеше шундый әшәке сүзләр язып утыра икән?

– Белмим, бәлки аның тормышы авырдыр. Андый чаклар бездә дә була инде ул. Минем дә ошатмаган кешеләрем бар. Әйтәсем килгән очракта, үземә генә әйтеп алам да, узып китә. Мин хейтерларым булуына сөенәм дә. Хәзер игътибар итмәскә тырышам. Элек күңелгә тиеп елый да идем. Азат андый чакларда: «Син сөен, миндә менә хейтерлар юк бит», – ди.

– Азатка бер начар сүз дә язмыйлармыни?

– Юк, язмыйлар. Матур ир-атларны яраталар бит. Миңа да Азат аркасында язалар дип уйлыйм. Без урман кырыенда яшибез. Бер хейтерым бала белән йөргәндә күргән. Мин коляска белән, бизәнмәгән дә инде. Бервакыт СМС-хәбәр килеп төште. «Сине күрдем. Ирең шундый матур. Син аңа тиң түгел. Синең белән бала өчен генә торадыр инде», – дигән. Укыгач, мин үсештә дип, үземне тынычландырдым.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре