Газетага язылу

Тыл хезмәтчәне Әминә Халитова: «Черек бәрәңге файдалы булды»

Тыл хезмәтчәне Әминә Халитова: «Черек бәрәңге файдалы булды»

Авыр эштә чиләнгән, салкында туңган, ачлыктан тилмергән буын кешеләренең күбесе бүгенге тормышка ышанып бетә алмый. Бер телем ипигә тилмергән, басулардан черек бәрәңге җыйган әби-бабайлар, таң аткан саен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый. Казанда яшәүче Әминә Халитова да рәхәт дөньяда озаграк яшәргә тели.

– Сугыш җиле тимәгән бер генә гаилә дә юктыр инде ул. Әтиләр илне сакларга киткәндә, мин ун яшьлек бала идем. Ул чактагы интегүләрне искә төшерсәң дә, күңел тула. 2 кыз, 2 малай үстек. Сеңлем кечкенә чагында вафат булды, – дип сөйли Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында туган Әминә әби. – Балачакта өзелеп тамак ачып тилмертте. Туйганчы бер ашарга хыялландык. Әле ярый, мин терерәк булып үстем. Күрше апаларга ияреп, басуга черек бәрәңге эзләргә йөрдем. Тик андый бәхет тә көн саен тәтеми иде. Юа белән дә ашап җибәрсәң, дөньядагы иң тәмле ризык инде. Черек бәрәңге дигәч тә, тәмсез булмады ул. Безне шул тук тоткандыр һәм яшәткәндер.

Әминә 11 яшеннән колхозда эшли башлый. Нинди эш кушалар, шуны башкара. Сугыш беткәч, гаиләләре белән Казанга күченәләр.

– Тегү фабрикасына эшкә урнаштым. 16 яшемдә зурлар белән бергә шинельләр тектем. Бик авыр хезмәт булды. Тукымасын кисү, аны тегү җиңел түгел. Бу шөгылем гаиләле булгач та ярдәм итте. Ирем Рафаэльгә, ике улым Фәрит белән Фоатка бер кием дә сатып алмадым. Курткаларга кадәр тектем. Сугыштан соңгы еллар шәһәрдә дә җиңел булмады. Икешәр эштә эшли идем. Күршеләр минем чиләк күтәреп киткәнне күрсә, Әминә өченче эшенә тотынды, дияр иде. Эшләдек без, бәбекәем. Шуның белән чыныктык та, – ди Әминә апа. – Хәзер кешене эшсезлек харап итә. Безнең заманда сүз көрәштереп утырырга вакыт җитмәс иде. Теләсә нәрсә уйлап баш катырмадык. Әле мин 40 ел каенанам белән яшәдем. Бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Аңлашып тордык. Олы кешегә авыр сүз әйтү оят иде.

Әминә белән Рафаэль ике ул үстерә. Кызганыч, Фоатлары яшьли вафат була. Ике баласы белән хатыны тол кала. Ире Рафаэль 80 яшендә бөер авыруыннан китеп бара. «Гомер буе салкын боз өстендә балык тотты, әле ул миннән ныграк иде, сүзне тыңламады», – ди Әминә әби. Бердәнбер улы Фәрит тә пенсиядә инде. Хатыны белән ике ул үстергәннәр, инде оныклар сөяләр.

– Балаларымны артык борчымаска тырышам. Үз тормышлары. Хәзер бит яшьләргә бик авыр. Ипотека түлиләр. Кышын бик чыгып та йөрмим. Күршем Халисә ярдәм итә, – ди Әминә әби. – Әле менә чактан харап булмадым бит. Өйгә берәү шалтыратып: «Сезнең телефон буенча килешү вакыты чыкты, яңадан төзергә кирәк», – диде. Гомеремдә чит кешеләр белән сөйләшкәнем юк иде. Әллә нәрсә булды. Кеше шалтыратса, кайнаган чәйнегемне дә барып сүндерүче түгел идем. Болар әллә нәрсә эшләттеләр. Телефон трубкасын читкә куеп, бөтен документымны алып килеп, шуларга әйтем бит. Соңыннан гына алданганымны аңладым. Шуннан урынга егылдым. Ашыгыч ярдәм чакырттым. Кан басымым 260 тан узган иде.

Әминә әби шушы шалтыратудан соң 3 ай урында ята. Аяклары йөрмәс була. Әле ярый ике як күршесе ташламый. Берсе дарулар ташый, икенчесе укол сала.

– Ул мошенниклардан бик куркып калдым. Хәзер өйгә кеше кертмим. Әле менә батареяларны карарга дип килгәннәр иде. Ишекне ачмадым. Кыш уртасында кем батарея тикшерсен, ди. Бер авыз пешкәч, өреп кабасың икән ул, – ди Әминә әби. – Улым үзләренә чакыра да бит, Чаллыга ук китәсе килми. Ирем белән улым Биектау районының Битаман авылында җирләнгән. Алар янында икенче улыма да, миңа да урын алдык. Үземә чардуган да куйдырдым. Адәм баласы соңгы юлга һәрчак әзер булырга тиеш, дип саныйм. Яшең 95 кә җитеп, үлемнән куркып утырып булмый инде. Аллаһы Тәгалә күпме язган, шуның хәтле яшисең. Әллә мин авырмаган кешеме? Йокы күргәнем юк инде. Гомер буе 3 сәгать йокы белән яшәдем. Кеше шикелле көндез дә ятып тора алмыйм. Телевизор карап, өстәл корып, күршеләрне сыйлаудан юанам. Әле менә бу арада туган көнем узды. Улым, оныкларым котлады. Күршеләр керде. Путинга кадәр открытка җибәргән. Шуңа бик сөендем инде. Тикмәгә тилмереп эшләмәгәнмен һәм бу яшькә җитмәгәмен икән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре