Газетага язылу

Владимир Александров: «Терлекчелек – сабырлык һәм тырышлык сорый торган хезмәт»

Һәр иртә Казанга керү юлларында – «бөке»ләр. Башкалага юл алучылар арасында күрше-тирә районнарда яшәгән ир-егетләр дә бихисап. Таң белән эшкә чыгып китә алар. Владимир Александров исә каршы якка бара: кояш чыкмас борын Казаннан Биектау ягына юл тота. Райондагы «Әсән» хуҗалыгында зоотехник булып эшли ул.

Владимир Александров: «Терлекчелек – сабырлык һәм тырышлык сорый торган хезмәт»

Район башлыгы Равил Хисаметдинов узган ел хуҗалыкка килгәч, бер тәүлектә савып алынган сөт күләмен 25 тоннага җиткерү бурычын куя. Шуңа ирешә алсалар, Владимир Александров «Татарстанның атказанган зоотехнигы» исеменә лаек булачак. Ике як та вәгъдәсен үти. Ел ахырында Биектау районының 90 еллык юбилей кичәсендә Владимир Александровка мактаулы исем тапшыралар.

– Мари егете мин. Күрше республикадан укырга керергә дип Казанга килдем. 2005 елда ветеринария академиясен тәмамладым. Әтием дә гомер буе фермада эшләде. Әнием мал табибы иде. Балачагым алар белән терлекләр арасында узды, – ди ул. – Алты ел элек «Әсән» хуҗалыгында эшли башладым. Мал табибы белгечлеге алсам да, монда зоотехник булып урнаштым. Белмәгән эшем түгел, мал табиблары ике һөнәрне дә башкара ала.

Шулай итеп, Владимир көн дә Казан белән авыл арасында йөри. Үзе бер дә     зарланмый. Эшеңне яратсаң, бер авырлыгы да юк, ди.

– Ияләндем инде. Иртән бөтен кеше йоклаганда чыгып китәм, кич кенә кайтам. Атнада   бер көн ялым бар, – ди ул. – Ә     сөт күләмен 25 тоннага җиткерү минем тырышлык   кына түгел. Бөтен хуҗалык бшкарган эш нәтиҗәсе. Терлекчелек –     сабырлык һәм   тырышлык сорый торган хезмәт. Нәтиҗәсе булсын өчен күп эшләргә кирәк.

Шунысы кызык: хуҗалык җитәкчесе Айрат Сабиров та биредә Казаннан кайтып эшли башлый.

 – Шәһәр шау-шуыннан туеп, авылга күченгән кеше ул. Әби-бабалары яшәгән җирлеккә кайтып, ферма төзетеп, маллар    тота башлады. Әсән авылы бетеп бара иде. 2020 елның февраль аенда бергә эшли башладык. Ул чакта 400 баш сыер     иде. Хәзер инде терлек саны 800 дән артып китте. Хезмәт хакы да начар түгел. Шуңа күрә бөтен кеше аз сөйли, күп     эшли, – ди хуҗалыкның баш бухгалтеры Разия Гарифуллина.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре