Газетага язылу

Татарстан студентлары ял итми: 15 меңләп яшьләр эшкә урнаштырылачак

Мисырда атом электростанциясе төзиләр, Камчаткада балык тоталар, «Алабуга» икътисадый зонасында тәҗрибә туплыйлар. Алар теләсә кайсы эшкә курыкмыйча алына һәм сынатмый. 2026 елда Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары системасы аша барлыгы 15 меңләп кеше эшкә урнаштырылачак.

Татарстан студентлары ял итми: 15 меңләп яшьләр эшкә урнаштырылачак
Фото: Татар-информ

Казанда Студентлар хезмәт отрядларының өченче хезмәт семестры тантаналы рәвештә Россия көнендә ачылды. Биредә студент отрядларына республикада һәм аннан читтә эшләү өчен юлламалар тапшырылды. Беренче тапкыр семестр Мәскәүдә түгел, ә Казанда ачылды.

Татарстан Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев сүзләренә караганда, быел «Алабуга» икътисадый зонасында гына да 571 студент эшләячәк. Моннан тыш Татарстан предприятиеләрендә эшләргә Россиянең 35 төбәгеннән 3 мең студент килер дип көтелә.

– Алар беренче чиратта КАМАЗ заводында, «Алабуга» икътисадый зонасында һәм Әлмәттә «Альмедик» бөтенроссия студентлар медицина проектында катнашачак. Шунысы куандыра: соңгы 5 елда безгә килеп эшләп караган 800 ләп студент укуларын тәмамлаганнан соң яшәргә Татарстанга күченгән. Тулаем алганда, студентлар төзелештә, хезмәт күрсәтү тармагында, җитештерү цехларында һәм башка юнәлешләрдә эшли, – ди Василий Ислаев.

Татарстан студентлары исә чит илгә барып эшләүдән дә курыкмый. Быел бездән 9 кеше җәй көне Мисырда «Эль-Дабаа» атом электростанциясе төзелешенә барачак. Моннан тыш Казан энергетика университетының 10 студенты Беларусь Республикасында Брест хәрби-патриотик үзәген төзергә ярдәм итәчәк. «Минск» трактор заводында исә Казан дәүләт аграр университеты студентлары эшләргә җыена. Василий Ислаев сүзләренчә, 411 студент җәй көне Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Камчаткада хезмәт куячак.

Россия студентлар отрядларының Үзәк штабы җитәкчесе Ярослав Зубащенко сөйләвенчә, быел беренче тапкыр 1 меңнән артык студент Мәскәү–Санкт-Петербург югары тизлекле тимер юл магистрален төзүдә катнаша алачак. Чит илгә баручылар да бар.

– «Пулково» аэропортында гамәлгә ашырыла торган «Взлетная полоса» сервис проектында эшләү өчен Беларусь һәм Кыргызстан укучылары килә. Ә Россиянең 18 төбәгеннән студентлар Мисыр, Төркия, Бангладеш, Һиндстан һәм Венгрия кебек илләрдә эшләячәк. Бу илләргә студентлар бары тик конкурс нәтиҗәләре буенча гына сайлап алына. Беренче ел студент отрядына килүчеләрне атом электростанциясен төзүгә җибәрмибез, аларның бер ел ил эчендә эшләү тәҗрибәләре булырга тиеш, – диде ул.

Казан илкүләм тикшеренү технология университетының (КХТИ) 3 нче курс студенты Динә Ибраһимова исә үткән ел Камчаткада балык эшкәртү заводында эшләгән.

– Мин бу юнәлешне Камчатка табигатен күреп кайту өчен дә сайладым. Ике куянның койрыгын берьюлы тоттым, дисәм дә, дөрес булыр. Ял да иттем, тәҗрибә дә тупладым. Шунысы мөһим: юлга, ашауга, анда яшәүгә киткән барлык чыгымны завод үз өстенә алды. Яшьләр булган җирдә һәрвакыт күңелле. Без дә Камчаткада вакытыбызны эшләп кенә үткәрмәдек, төрле чаралар – фестивальләр, спорт ярышлары оештырдык, – ди Динә. – Быел исә мин «Кар десанты» бөтенроссия акциясендә дә катнашырга өлгердем.  Безнең максат җирле халыкка ярдәм күрсәтү иде. Болар – йорт, һәйкәл тирәләрен кардан чистарту, ветераннарга, инвалидларга, пенсионерларга өй эшләрендә ярдәм итү, мәктәпләрдә мастер-класслар үткәрү, кичен мәдәният йортларында концертлар кую.

Шуны да әйтергә кирәк: бу җәйдә Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары 14–17 яшьлек 3,9 меңнән артык укучыны эш белән тәэмин итәргә әзерләнә. Республика буенча беренче тапкыр оештырыла торган масштаблы программа кысасында үсмерләр төрле юнәлешләрдә үз көчләрен сынап карый алачак. Яшь хезмәткәрләрнең вазыйфалары шактый күптөрле булачак. Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ассызыклаганча, төп максат акча эшләү генә түгел, ә тәҗрибә туплау да.

– Балаларга укуда да, киләчәк тормышта да кирәк булачак күнекмәләр бирү мөһим, – ди ул. – Елдан-ел студентлар һәм яшүсмерләр эшли ала торган юнәлешләр санын арттырабыз. Яшүсмерләрнең хезмәт хакы яшенә, эшләгән сәгатьләр санына һәм эш төренә карап, аена 8 меңнән 40 мең сумга кадәр булачак.

Ә студентларның хезмәт хаклары объектка һәм эшнең катлаулылыгына бәйле. Эш хакы аена 35–45 мең сумнан башлана. Бүгенгә төзелеш һәм җитештерү юнәлешләре иң табышлы булып кала. Мәсәлән, «Алабуга» икътисадый зонасында хезмәт проектларында яшьләр композит предприятиесендә аена 150 мең сумга якын акча эшли, ә төзелештә 200 меңнән артык.

Шуны да әйтергә кирәк, 2–4 июль көннәрендә Чаллыда бөтенроссия студентлар отрядлары слеты була. Өченче семестрга нәтиҗәләр көз көне ясалачак. Узган ел Татарстан вәкилләре «Труд крут» илкүләм премиясендә төрле номинацияләрдә берьюлы 14 призлы урын алды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре