Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси советы президиумы утырышында хәбәр итте.
«Бу хезмәт базарында аларга ихтыяҗ зур булуы турында сөйли торган сизелерлек нәтиҗә. Әмма без һәр кешегә игътибар юнәлтәбез. 385 кеше реабилитация уза, 14е белем ала, 158е актив рәвештә эш эзли, һәм аларның һәркайсы өчен индивидуаль маршрут төзелгән», – дип сөйләде ул.
Бу эшнең нигезе – төбәк ведомствоара комиссия кысаларында хәрби комиссариат, «Ватанны саклаучылар» фонды һәм медик-социаль экспертиза бюросы, шулай ук депутатлар корпусы белән җайга салынган хезмәттәшлек.
«Ярдәмнең гамәли механизмнары актив рәвештә үсә. Бу – бизнес белән турыдан-туры элемтә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шул исәптән инвалидларны эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестры формалаштырылды һәм ул даими рәвештә тулылана. Бүген анда 545 компания бар, алар 3900 вакансия тәкъдим итә. 2025 елда без 79 махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе һәм эш бирүчеләр көннәре уздырдык», – дип өстәде Кузьмичева.
Шулай ук мәшгульлек үзәкләре дә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Белгечләр һөнәри юнәлеш, психологик ярдәм күрсәтә. Пилотсыз очкыч операторы, эретеп ябыштыручы, С категорияле машина йөртүчедән алып мәгълүмати иминлек белгеченә кадәр иң кирәкле һөнәрләр буенча бушлай һөнәри белем бирү оештырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез