25 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Махсус белеме булмаганнарга психологик ярдәм күрсәтүне тыймакчылар
«Новые люди» фракциясеннән бер төркем депутатлар Дәүләт Думасына шәхси психологлар әзерләүгә карата таләпләрне билгеләүче закон проектын керткән.
-
Яңалыклар
Республикада 3,6 меңнән күбрәк эшсез теркәлгән
Хәзерге вакытта Татарстанда 3,6 меңнән күбрәк эшсез теркәлгән. Республика мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, эш эзләүнең уртача вакыты 3,3 ай тәшкил итә.
-
Интервью
Гөлсирин Абдуллина: «Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк»
Кечкенә буйлы, чандыр гына хатын-кыз булгач, аның турында юаш һәм кыюсыздыр дип уйлап куясың. Аралаша башлагач, җырчы Гөлсирин Абдуллинаның бик үҗәт, тырыш, алынган эшен ахырына кадәр җиткерә торган көчле кеше булуына инанасың. Хейтерлары аны ничек кенә кимсетми. Ә ул бирешми. Ире Азат Абитов белән җырлар яздырып, татар эстрадасында үз сукмакларын ерып баралар.
-
Яңалыклар
Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына өстәмә рәвештә 35 көнгә кадәр ял биреләчәк
Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының аерым категорияләренең өстәмә ялга хокукларын киңәйтә торган закон имзаланды. Яңа редакция нигезендә, гражданнарның берничә категориясе, хезмәт хакын саклап калмаган хәлдә, елына 35 календарь көнгә кадәр дәвам иткән отпуск алу хокукына ия була. Бу хакта «ugra-news.ru» сайтына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Зарница 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының өченче сезоны башланды
Проектка Ватанны саклаучылар көнендә старт бирделәр. Уенны «Беренчеләр хәрәкәте», «ЮНАРМИЯ» һәм «ВОИН» үзәге Росмолодежь һәм РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрә.
-
Яңалыклар
«Батыр» үзәгендә Пилотсыз система гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү турында белергә була
РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр «Батыр» үзәгендә Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең бөтен нечкәлекләре турында белә ала. Бу хакта контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр ите, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
-
Яңалыклар
Татарстанда мәктәпкә эшкә килүче яшь укытучылар саны арткан
2025-2026 уку елында Татарстанда 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар саны 20 проценттан 20,4 процентка җиткән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Республика авылларында Татарстан кулланучылар җәмгыятенең тагын алты кибете төзеләчәк
Татарстанның авыл торак пунктларында быел тагын алты блок-модульле кибете төзеләчәк. Татарстан кулланучылар берлегенең идарә рәисе Рашат Шәймәрданов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр иткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда СВО ветераннарының 75 проценты эшкә урнаштырылган
Татарстанда «Бердәм Россия белән минем карьерам» федераль проекты ярдәмендә махсус хәрби операциядән кайткан ветераннарның 75 проценты эшкә урнаштырылган.