Янгын яңа корпусның (хастаханәнең төп бинасына тоташкан) подвалында чыккан. «Татар-информ» Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, янгын 3 квадрат метр мәйданга җәелгән.
Куркынычсызлык максатыннан, хастаханәдән 136 кешене эвакуацияләгәннәр. Алар арасында – 21 хезмәткәр. Аларны 3,4 һәм 5нче катлардан беренче катка төшергәннәр.
Зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез