20 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар.
-
Яңалыклар
Йөртүчеләргә парковка өчен түләүдә яңалыклар көтелә
Россиядә парковка өчен түләүне соңыннан – берничә көн узгач кына рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Транспорт министрлыгында бу җәһәттән закон проекты әзерлиләр, дип яза «ТАСС».
-
Җәмгыять
Киттек әле бәкегә... Кышын коенучыларга нәрсәләрне истә тотарга?
Без яланаяк кар өстенә басарга куркып торганда, алар кырык градус салкында су коена, бәкегә чума. Сүзнең «морж»лар турында барганын чамалагансыз инде. Ничек туңмыйлар да ничек авырмыйлар? Аларның җавабы бер: «Чамасын белгәндә, берни дә куркыныч түгел!»
-
Яңалыклар
Табиб көненә күпме чәй эчәргә мөмкин булуын аңлаткан
Каһвә белән чагыштырганда, чәй йомшаграк һәм акрынрак үзләштерелә. Әмма, аны күпме теләсәң, шуның кадәр эчәргә ярый, дигән сүз түгел бу. Аеруча – кайбер чирләрдән интегүчеләргә. Табиб-терапевт, кардиолог Андрей Кондрахин RT хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Патша әҗәтен түләргә
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнехановка «Россиянең Мактаулы төзүчесе» исеме бирелде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россиянең Мактаулы төзүчесе исеме бирелде.
-
Авыл
Түләп кайтару
Югары хезмәт хаклары, торыр җир, эшләр өчен уңайлыклар. Авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайтучыларны иң элек әнә шулар кызыксындыра. Хуҗалыклар аларның теләкләрен үти аламы? Яшь белгечләргә нинди ярдәм чаралары бар, җитәкчеләр аларны ничек җәлеп итә? Без шуларны белештек.
-
Яңалыклар
Ирек Фәйзуллин: «Төзелеш икътисад үсешенең төп күрсәткече булып тора»
Татарстанда төзелеш эшләре күләме 1 триллион сумга җиткән. 2019 ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч өч тапкырга диярлек арткан. Ул вакытта 364 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының коллегия утырышында Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин әйтте.
-
Яңалыклар
Узган елның икенче яртысында Татарстанда торак сату күрсәткече арткан
Узган елның икенче яртысында Татарстанда торак базарында сату-алулар күрсәткече арткан. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, ул 31 процент тәшкил иткән. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Марат Айзатуллин әйтте.
-
Яңалыклар
2026 елга бердәм дәүләт имтиханнарының минималь баллары расланды
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2026 елда гамәлдә булачак предметлар исемлеген һәм бердәм дәүләт имтиханнарының минималь балларын бастырып чыгарды. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда тулаем төбәк продуктының 7 проценты төзелеш тармагына туры килә
Республикада тулаем төбәк продуктының 7,3 проценты төзелеш тармагына туры килә. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Марат Айзатуллин әйтте.
-
Яңалыклар
Онколог яман шеш куркынычын арттыручы ризыкларны атап үткән
Кайбер ризыклар организмда яман шеш барлыкка килү куркынычын арттырырга мөмкин. Табиб-онколог Евгений Черемушкин aif.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сәламәтлекне саклау өчен нинди продуктлардан баш тартуның хәерлерәк булуын аңлаткан.
-
Яңалыклар
Татарстанда былтыр 3,5 миллион квадрат метр торак төзелгән
Татарстанда былтыр 3,5 миллион квадрат метр торак төзелгән. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Марат Айзатуллин әйтте.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Евфратны кичкәндә
Дөнья сәясәтендә шаккатмалы хәлләр бара. Беркем дә уйламаган төбәк – Гренландия кайнар урынга әйләнеп ята. Трамп аны Америкага кушарга ниятләгәннән соң, НАТОның Европадагы дәүләтләре моңа кискен каршы чыкты. Утрауны саклау өчен үз гаскәрләрен җибәрделәр. Гаскәрләрен дип, һәр илдән берничә солдат китте инде.
-
Яңалыклар
20 гыйнвардан балалар белән чит илгә чыгу кагыйдәләре үзгәрә
Бүгеннән балигъ булмаган россиялеләрнең чит илгә чыгуына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Чик аша чыгу кагыйдәләрендә нәрсәләр үзгәрүе турында «Татар-информ» хәбәр итте.