Газетага язылу

Уйлап төзү: төзелеш тармагының киләчәгенә фаразлар

Татарстан төзүчеләре кабат рекорд куйды: узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 3,5 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Тармакта 1 триллион сумлык эш башкарылган. Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының коллегия утырышында төзүчеләрне ирешкән уңышлары белән федераль министр Ирек Фәйзуллин котлады. Утырышта төзелеш тармагының киләчәген дә фаразлап карадылар.

Уйлап төзү: төзелеш тармагының киләчәгенә фаразлар

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, 2025 елда республиканың төзелеш тармагында 1 триллион сумлык эш башкарылган. «Узган ел республикада 3,5 миллион квадрат метр торак сафка басты. Бу – республика тарихында рекорд сан. Әлеге күрсәткечкә 2028 елда гына ирешү фаразланган иде», – диде министр. Төзүчеләр алга таба да кимен куймаячак, дип өметләнәләр. Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, бүген республикада гомуми мәйданы 6 миллион квадрат метрдан артып киткән күпфатирлы йортлар төзелешенә 654 рөхсәт документы гамәлдә.

2025 ел нәтиҗәләре буенча республикада торак сату күләме 31 процентка үскән дә әле. Бигрәк тә ел азагында базар җанланган. Мисал өчен, декабрьдә сату-алулар – 92, ноябрьдә 74 процентка арткан. «Шул ук вакытта, былтыр бирелгән ипотека кредитларының гомуми күләме алдагы ел белән чагыштырганда 40 процентка диярлек кимеде», – дип тә күктән җиргә тартып төшерде министр. Соңгысын әйтеп-аңлатып торасы да юктыр, торак базары тирәсендәге хәлләрне үзебез күреп торабыз.

Рәсми саннардан күренгәнчә, төзелеш тармагында 86,9 мең кеше эшли. Былтыр аларның уртача хезмәт хаклары 68,3 мең сумнан 80,2 мең сумга җиткән. ТКХ тармагында исә 27 меңгә якын кеше хезмәт итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча, лифтер, слесарь, сантехникларның уртача айлык акчасы, 26 процентка артып, 66,6 мең сум тәшкил иткән.

2025 елда Татарстанда барлыгы 168 объектта 12,6 миллиард сумлык инженер инфраструктураны яңарту программалары тормышка ашырылган. «Мөһим объектларны алсак, Питрәч районындагы Көек бистәсен су белән тәэмин итү челтәрен төзеп бетердек. Бу бик зур проблема иде. Бистәгә кадәр якынча ике чакрым озынлыкта суүткәргеч торбалар суздык. Шулай ук Сарман районындагы Җәлил бистәсендә дүрт котельняны төзеп бетердек, Чистайны су белән тәэмин итү челтәре төзекләндерелде. Быел Азнакай шәһәрендә җылы су белән тәэмин итү челтәрен яңартырга ниятлибез», – диде Марат Айзатуллин.

Торак фондын капиталь төзекләндерүгә килгәндә, программаны финанслау 10 миллиард сумнан артып киткән. Капиталь ремонт программасында 878 күпфатирлы йорт катнашкан. Бу хакта сөйләгәндә, министр лифтларны яңарту турында да әйтте. «2023 елда – 257, 2024 елда 234 лифтны алмаштырсак, былтыр әлеге сан 675 не тәшкил итте. Моңа Татарстан Хөкүмәте тарафыннан өстәмә бүлеп бирелгән акча хисабына ирештек», – диде ул.

2020–2024 елларда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысасында 44 миллиард сумга 5174 ишегалды тәртипкә китерелгән. Былтыр бу исемлеккә тагын 677 ишегалды (эш бәясе – 10 миллиард сум) өстәлгән. Быелга план – 561 ишегалды (10 миллиард сум).

Ишегаллары бөтен республика буенча яңара. «Түбән Камада әлеге программа кысасында 401 ишегалды төзекләндерелде. Шәһәрдә яшәүче 110 меңнән артык кешенең тормыш шартлары яхшырган дигән сүз бу», – диде, сәхнәгә чыккач, районы башлыгы Радмир Беляев. Ул түбәнкамалылар исеменнән инженерлык челтәрләрен яңарту программасы өчен дә рәхмәт әйтте. Хәтерләсәгез, 2024 елда Түбән Каманың тузган җылылык челтәрен «Татэнерго» идарәсенә тапшырдылар. «Ике ел эчендә 65 чакрым озынлыктагы инженерлык челтәрләре яңартылды. Моның нәтиҗәсе буларак, җылылык бирү сезоны барышында аварияләр саны 40 процентка кимеде», – диде район башлыгы. Төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк.

Республика төзүчеләре ирешкән уңышларны Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин да югары бәяләде.

– Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комплексының үсешен дәлилли торган зур нәтиҗәләргә ирешүегез белән котлыйм, – диде ул, республикадагы 1 триллион сумлык эшкә ишарәләп. – Мин Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры булып эшләгән 2019 елда әлеге күрсәткеч 364 миллиард сум тәшкил иткән булган. Димәк, ул өч тапкыр диярлек арткан. Бу – инвестицияләргә бәйле зур хезмәт нәтиҗәсе, әлбәттә. Үзәк банк әйткәнчә, икътисад берникадәр суынып торган бүгенге шартларда да төзелеш икътисад үсешен тартып бара торган төп көч булып кала һәм бу алга таба да шулай булачак.

Федераль министр илкүләм саннарга да тукталды. «Былтыр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты тормышка ашырыла башлады. 2025 елга билгеләнгән күрсәткечләргә Президент ярдәме, шулай ук төбәкләр һәм урындагы җитәкчеләрнең тырышлыгы хисабына ирештек», – диде Ирек Фәйзуллин. Бу уңайдан ул Россия Дәүләт Советындагы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли торган комиссиягә дә рәхмәт белдереп: «Узган ел нәтиҗәләре буенча, төзелеш тармагының чиктәш тармаклар белән берлектә илнең эчке тулай продуктына керткән өлеше 22 триллион сумга якын тәшкил итә. Уйлап карагыз: шуның 1 триллион сумы Татарстанга туры килә», – диде.

 Былтыр Россиядә 107 миллион квадрат метр торак төзелгән. Якынча 2,3 миллион фатир дигән сүз бу. Россиялеләр 4,4 триллион сумлык 952 ипотека кредиты (шуның 600 меңгә якыны – ташламалы программалар буенча) рәсмиләштергән.

Федераль министр төзелеш тармагының иртәгәсе турында да әйтте.

– Әйе, бүген төп ставка югары, әмма ул гел алай булмаячак, – диде министр. – Мәсьәләнең икенче ягы да бар: торак төзелеше кимесә (бүген күп кенә төбәкләрдә шундый вазгыять күзәтелә), димәк, цемент, металл кебек төзелеш материалларына ихтыяҗ да кимеячәк. Төзелеш материаллары җитештерүне югалтабыз икән, киләчәктә әлеге юнәлешне кире торгызу бик кыен булачак.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бишенче ел рәттән республикада ел саен 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзелә.

– Без төзүчеләрне елга ике тапкыр гына мактыйбыз: коллегия утырышында һәм Төзүчеләр көнендә. Калган вакытта исә сезнең эшегезгә шикләнеп карыйбыз, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. – Гомумән алганда, төзелеш тармагы республика икътисадында мөһим урын алып тора. Татарстанда тулай төбәк продуктының 7,3 проценты төзелеш тармагына туры килә. Былтыр тармакта гомуми бәясе 166 миллиард сум тәшкил иткән 48 республика программасы, 7 илкүләм проект, 4 дәүләт программасы һәм программадан тыш чаралар тормышка ашырылды. Алар кысасында 3,9 меңнән артык объект төзелде һәм төзекләндерелде. Бу – бик зур эш. Моңа төгәл көйләнгән эш-гамәлләрсез ирешеп булмый.

Алда торган эшләр турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисе социаль-мәдәни объектлар төзегәндә игътибарлырак булырга кушты. Аларны ни дәрәҗәдә кирәк булуын ачыклап, ягъни җиде кат санап эшләргә туры киләчәк. Рөстәм Миңнеханов документлар мәсьәләсендә җентеклерәк итеп эшләргә, объектның бәясе артуга юл куймаска кушты.

Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында да булды. Министрга яшь галимнәрнең эшләрен дә  тәкъдим иттеләр, яңа фән-мәгариф үзәген дә күрсәттеләр. Уку йорты музеенда исә Ирек Фәйзуллин студентлар төзелеш отрядында эшләгән вакытта үзе киеп йөргән форманы күреп алды һәм аны киеп тә карады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Россиянең Мактаулы төзүчесе» исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тапшырды. Ул республиканың төзелеш һәм төзекләндерү өлкәсендәге эшен, шулай ук шәһәрләрне яңарту һәм сәнәгатьне үстерүгә бәйле зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Татарстанның күп кенә тәкъдимнәре федераль дәрәҗәдә тормышка ашырыла.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре