– Ун сумлык акчаның бигрәк дәрәҗәсе бетте, име, игътибар иткәнең бармы? Беркем яратмый шуны биргәнне. Элек ул акчаны җәннәткә кертүче дип сөйлиләр иде. Гел сәдакага өләштек бит. Хәзер ничек тә тизрәк котылырга тырышалар.
– Йөри-йөри таушалып беткәннәр иде бит. Тотарга чирканычлары бар иде арада. Шул сәбәп булгандыр. Яңа акча чыккач, хәл үзгәргәндер, – дим, үзем күңелемнән касса тирәләрен барлап. – Хәер, әле дә сөенә-сөенә бирәбез икән шул... Ул турыда уйланган гына булмаган.
– Исеңә төшер, тимер унлыклар чыккач, аларны бөтенләй яратмадык бит. Сәдакага өләшкәндә дә әле әллә никадәр ияләшә алмадык. Бакыр бер тиенлектән әллә ни аермалары юк иде бит. Зурлыгын әйтәм. Аларга ияләшкәч, кәгазь унлыклар бөтенләй коры кәгазь булып калды... Мондый акча да бармыни әле, дип кенә борын чөйгәннәр дә булды. Аларны сатучылар читкә аерып куя, бала-чагага сдачага бирергә тоталар иде. Шул гадәт каннарына сеңеп калган. Әле менә бер көнне генә кибеттә алган әйберләремә акчамны төгәлләп түләдем, арада ун сумлык кәгазь акча да бар иде. Чыгып китәм дигәндә, кошларга җимлеккә салырга көнбагыш алмаганым искә төште дә аны үлчәттем. 100 сумлык биргән идем, сатучы, сөенә-сөенә: «Үзең биргән унлыкны бирим әле», – дип, кире кайтарды.
– Бөтен кеше дә алай итмидер инде, «Барысы да – акча бит», – диючеләр дә бардыр...
– Мин дә шулай дим. Алмый калганым юк. Алыштырып бирегез әле, дип сорап алучыларны да, сдачага бирелгән унлыкларны алмас өчен, өстәп әйбер алучыларны да күргән бар.
– Әйе шул, искә төште, миңа да очраганнары бар... Үземнең дә тимер унлыклардан котылу өчен әйбер алган булды... Аларны кошелекта бер-икене генә калдырып, аерым савытка, башка вак акчалар белән җыеп барып, балаларга бирә идек. Алар, сөенә-сөенә, кибеттән тәмлүшкә ала иде. Буш акча кебек тоелалар иде шул. Бәяләре булмады. Хәзер инде күптән ун сумлыкка берни тими. Дөрес әйтәсең, бар иде дәрәҗәле еллары. Алайга китсә, кайчандыр бер сумлык та күп акча иде. Аннан ул дәрәҗәгә унлыклар менде. Бүген йөз сумлыклар элекке унлык дәрәҗәсендәдер инде...
Еллар үткән саен акчаларның да дәрәҗәсе үзгәрә шул, дип килештек.
Бу сөйләшү ике авыл апасының фикере генә булып калмасын өчен, язмамны казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның шушы хактагы вәгазе – гыйбрәтле фикерләре белән дәвам иттерәм.
– 100 сумлык акча үлеп киткәч, аны озатырга килүчеләр аз булган. Юганнар, кәфенләгәннәр, җеназа укып күмгәннәр. Агач чардуган, исемен язып, такта куйганнар. Теге дөньяда кубарылгач, иң бөек дәрәҗәгә ирешкән: Фирдәвес җәннәтенә эләккән. 500 сумлык үлгәч, озатырга килүче күбрәк булган. Юганнар, кәфенләгәннәр, җеназа укып күмгәннәр. Агач чардуган, кечкенә генә таш куйганнар. Монысы исә икенче дәрәҗә җәннәткә эләккән. 1000 сумлык үлгән. Кеше байтак җыелган. Юганнар, кәфенләгәннәр, җеназа укып күмгәннәр. Тимер чардуган, мәрмәр таш куйганнар. Көч-хәл белән җәннәткә эләккән. 5000 сумлык авырып киткән, ярты шәһәр халкы аякка баскан, табиблар, чабышып, хәлдән тайган, чит илгә дәваланырга җибәргәннәр. Тәкъдир, авыру әҗәлгә тисә, берәү дә дәвалый алмый. Барыбер үлгән. Юганнар, кәфенләгәннәр. Бик күп кеше җыелган. Биш меңлекнең әһәмияте, җәмгыятьтә тоткан урыны турында бик күп нотыклар сөйләнгән. Мөфтине җеназа укырга чакырганнар. Күгәрми торган тимердән чардуган, граниттан биек таш куйганнар. Җәннәткә керә алмаган. Ул аптырап: «Мин биш меңлек, миңа мөфти үзе җеназа укыды, каберемдә нинди яхшы чардуган, искитмәле таш, ни өчен мин җәннәткә керә алмадым? Башкалар керде», – дип шикаять язган. Шикаятенә каршы: «Йөз сумлык мәчеттә көн саен күренде, җомгада биш йөзлекләр дә булды, гаеткә мең сумлыклар да килде. Ә син фәкать казино, ресторан тирәләрендә генә йөрдең, мәчеттә күренмәдең. Казино-рестораннарда күңел ачып кына җәннәткә кереп булмый», – дип җавап биргәннәр.
...Менә шундый фәлсәфә. Акча гына димәссең...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез