Санитар табибларның эшенә бәя биргәндә, Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева алда санап узган авырулар саны артуның сәбәпләрен ачыкларга кушты.
– Мин моның сәбәпләрен тагын бер кат анализлауны сорыйм һәм быел артудан кимүгә таба барырга кирәк. 2026 елда да, киләсе елларда да безнең төп бурычыбыз – фактларны яшереп калдырмыйча, вакытында хәбәр итү. Бу проблемаларга күзебезне йомабыз икән – аларга «алсу күзлек» аша караячакбыз, – диде ул.
Ләйлә Фазлыева вакцинациянең, бигрәк тә аның балалар арасында уздырылырга тиешлесенә аерым тукталды. Әти-әниләргә аңлатканда, медиклар, педагоглар һәм журналистларның бергә эшләргә тиешлеген әйтте. Премьер-министр урынбасары ВИЧ-инфекциягә каршы тору эшен көчәйтергә кирәклеген дә билгеләп үтте. Бигрәк тә хәтәр төркемгә керүчеләр арасында.
Белгечләрне прививка ясатырга теләмәүчеләрнең күп булуы да борчуга сала. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, узган ел прививка ясауның гомуми планы 105 процентка үтәлгән. 2,1 млн кешегә гриппка каршы прививка ясалган. Бу – барлык халыкның 51,8 проценты дигән сүз. Прививка ясатудан баш тартучылар исемлегендә Нурлат районы беренче урында тора. Анда поликлиникага килгән 826 кеше энә кадатырга теләмәгән. Шулай ук Арча (575 кеше), Кукмара (319), Лениногорск (284), Балтач (253) районнары да аутсайдерлар исемлегенә эләккән.
Тагын бер борчыган мәсьәлә – туберкулез. Дәваламаган очракта ул куркыныч тудыра, ди белгечләр. Марина Патяшина әйтүенчә, туберкулезга тикшерелеп бетмәгән балалар саны 23 процентка кимегән. Ләкин тикшерү узмаган 2,5 мең бала бар әле. Алар бит мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына йөри. Мисалга ул Казанның Совет районындагы 185 нче лицейны китерде. Мондагы 63 укучының әти-әнисе баласын фтизиатрга күрсәтүдән баш тарткан, ә 389 ының тикшерү вакыты узган.
– Шуңа күрә авыру тарату куркынычы саклана. Узган ел Татарстанда 20 балада туберкулез ачыкланды, – диде идарә башлыгы.
Узган ел Татарстанда ниндидер җитешсезлекләр аркасында ябылган объектлар саны да биш тапкыр арткан. Роспотребнадзор 94 предприятиенең ишегенә йозак элгән, аларның күпчелеге (72 се) – җәмәгать туклануы биналары. Чагыштыру өчен: 2014 елда алар 19 гына иде. Аерым алганда, күселәргә каршы көрәшкә бәйле санитар кагыйдәләрне бозу аркасында 9 «Светофор» һәм 2 «Пятерочка» кибетенең эшчәнлеге вакытлыча туктатылган.

– Бу күренеш мәҗбүри планлы контрольгә алынмый торган кече һәм урта бизнес субъектларының еш кына куркынычсызлык таләпләрен санга сукмауларын тагын бер кат раслый. Системалы күзәтчелек булмау предприятиеләрнең иркенәеп китүенә һәм гражданнар сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра торган тупас хокук бозуларга юл куюына китерә, – диде соңрак журналистлар белән аралашу вакытында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
Моннан тыш, быел бөтен ил буенча кибет киштәләреннән алынган ризык мониторингы булдырылды. Республикада барлыгы 77 мең азык продукциясе тикшерелгән, ә мониторинг кысасында 14 төрле ризык буенча 490 проба алынган. Һәр бишенче пробаның (ә бу – 22 процент), гигиена нормативларына туры килмәве ачыкланган.
Шулай итеп, узган ел 380 кг сыйфатсыз ризык сатудан алынган. Белгечләр бигрәк тә салат, ролл һәм суши кебек әзер ризыкларның куркыныч булуын ачыклаган. Шулай ук БАДларда – консервантлар, балыкта – микроблар, балалар ризыкларында буягычлар булуын белеп алганнар. Ризыкларда итне алыштыру очраклары да билгеле булган.
Сатып алучылар да игътибарлы. Узган ел алардан 17 мең шикаять кабул ителгән. Роспотребнадзор ярдәме белән аларга 92 млн сумнан күбрәк акчаны кире кайтарып биргәннәр. Ләкин зарларның күпчелеге ризык сыйфатына бәйле түгел. Шикаятьләрнең 32 проценты халыкка мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүләргә бәйле.
– Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәләрендә, шулай ук продукция әйләнешенә бәйле теләсә нинди эшчәнлектә халыкка хезмәт күрсәтергә ниятләгән барлык кешегә мөрәҗәгать итәм, – диде Ләйлә Фазлыева. – Теләсә нинди тәкъдим ителә торган хезмәт иң беренче чиратта кешегә күрсәтелә. Димәк, аның оешмасы кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерми торган куркынычсызлык чараларын истә тотарга тиеш. Шуңа күрә бу эшләрне тоттың да эшләдең генә түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез