Татарстандагы уртача хезмәт хакының күпме булуын әйттеләр. Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында Татарстан беренчелекне били. Бу хакта Б өтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан оештырылган журналистлар белән очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
– Татарстанда уртача хезмәт хакы 78 мең сумны тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда 22,9 процентка артык дигән сүз бу. Иң күп хезмәт хакы алучылар арасында мәгълүмат һәм элемтә тармагы һәм эшкәртү оешмалары, – ди министр. – Эш бирүчеләр һәр хезмәткәргә уңайлыклар тудырырга тиеш. Хезмәткәр үзе дә эштә сак булырга, кагыйдәләрне үтәсен. Саклану киемнәрен дә тиешенчә кияргә кирәк. Сезне өйдә көтүләрен онытмагыз!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез