Май бәйрәмнәрендә урманга якын торган 122 торак пункт, 76 бакчачылык ширкәте контрольгә алыначак. Бу хакта хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин сөйләде.
– Янгын куркынычсызлыгы режимы кертелгән вакытта Бу урыннарда учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый, – ди ул. – Чүпне биналардан – 50 метр, ылыслы агачлардан – 100, яфраклы агачлардан 30 метр читтәрәк тирәнлеге 30 сантиметрлы чокырда ягарга була. Әмма шунысы да бар: бу урыннан 10 метр арада коры үлән булмаска тиеш. Яндырганнан соң учакка ком сибәргә яки су белән сүндерергә кирәк. Әгәр тирән металл савытта яндырасыз икән, биналардан – 25 метр, ылыслы агачлардан – 50, яфраклы агачлардан 15 метр читкә китәргә кирәк. Йорт янында мангалда ризык әзерләсәгез, 5 метр читкә китәргә, савыт янындагы 2 метр ара чүп-чардан чистартылырга тиеш. Алдан әйтелгәнчә, урманга якын урнашкан җирлекләрдә бөтенләй ут ягарга ярамый. Сак булсак иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез