Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе башлана. Аның ярдәмендә игелекле гамәл кылырга теләгән һәркем балаларга шатлык бүләк итә һәм аларның Яңа ел теләкләрен үти. Проект 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм ел саен игелекле гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Шушы вакыт эчендә Россия буенча балаларның 320 меңнән артык Яңа ел теләге үтәлгән. Ел саен акциягә Россия Президенты Владимир Путин да кушыла.

Татарстанда «Теләкләр чыршысы» 11 декабрьдә Рөстәм Миңнехановның җиңел кулыннан башланып китте. Теләкләр көнләп түгел, сәгатьләп тормышка аша. Рәистән бүләк алган 11 баланың берсе – Илданның әнисе Лениза бу сюрпризга әле дә ышанып бетә алмый.
– «Теләкләр чыршысы» турында очраклы рәвештә кемнеңдер соцчелтәрендәге яңалыгында күреп белдем. Таләпләре буенча туры киләбез – ирем СВОда. Гариза тутырдым, безнең хыял шары чыршыга эленгәнен аңлатып хәбәр килде. Узган атнада Рәис ярдәмчесе шалтыратты. Дөрес ишетәмме соң дип, ышана алмый тордым. Ничәмә теләк арасыннан нәкъ безнең улыбыз теләген Рөстәм Миңнеханов алган бит. Пәнҗешәмбе шалтыраттылар, шимбә көнне район башлыгы бүләкне алып килеп тә бирде.
Илдан футбол, бию белән шөгыльләнә икән. Әтисе СВОдан ялга кайткач Сургутка туганнарына кунакка барганнар. Алардагы «Яндекс станция»се Илданның күңеленә кереп калган, күрәсең. Кунакта туйганчы сөйләшеп, уйнап кайтса да, әти-әнисеннән үзенә алуларын сорый башлый малай.
– Теләк язып карыйк, булмаса, үзебез алырбыз, диде әтисе. Илдан үзенең нинди бәхетле икәнен, меңнәр арасыннан сайланганын әлегә аңламый. Әмма бүләккә ябыштырган сүзләрне, Рәисебезнең теләкләрен саклап куйдым. Үскәч аңлар әле. Шушы ике көн эчендә «Алиса» белән «сөйләшеп», җырлар өйрәнде, сүзләрен дә бик тиз отып кала. Кыш бабай белән дә сөйләште. Әле Рәис Чыршысына Казанга да барып кайттык, бүләкләр бирделәр. Рөстәм Миңнехановка игътибары өчен рәхмәт әйтәбез. Хәзер ил сагында – СВОда булган ирем дә: «Безнең Рәис молодец инде!» – дип сөенеп язды, бик күңеле булган.
Казаннан Ранис Сафиуллин урынында булып кара да могҗизаларга да ышанма! «Теләкләр чыршысы»на өченче тапкыр хат юллаган ул һәм... өч хыялы да тормышка ашкан! Ранис – үзенчәлекле бала. Казанның 76 нчы сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбенә йөри.

– Узган елларны «Теләкләр чыршысы» улыбызны велосипедлы, «Яндекс колонка»лы иткән иде инде. Биергә бик ярата Ранис. Спорт музыкасын аеруча яратып тыңлый. Шуңа күрә быел Кыш бабайдан чыбыксыз зур колонка сорап яздык. Тагын да зур сөенеч ясап, улыбызның теләген Рәис үзе тартып чыгарган бит! Администрациядән килеп шулкадәр матур итеп котладылар! Олы балабызны да игътибарсыз калдырмадылар. Балаларыбызны сөендергәне өчен Аллаһ Рәисебезнең үзенә дә уңышларны өеп бирсен, дип телим, – ди Ранисның әнисе Ләлә ханым.
Рөстәм Миңнехановның тагын бер бүләге Питрәч районы Иске Шигали авылына юл тоткан. 6 яшьлек Илдан Булатов мольберт дигән әйбернең ни икәнен белмәсә дә, әнисе Әдилә аны чын рәссам итеп күрергә тели.
– Икенче тапкыр катнашабыз. Ике ел элек тә улыбызга бәхет елмайган иде. Аның теләген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тормышка ашырды. Быел менә тагын да зуррак сөенеч. Рәисебез ярдәмчесе шалтыратып, безнең шарны Рөстәм Нургалиевич үзе алганын хәбәр итте. Бик сөендек! Улыбызга гел шулай бәхет елмайсын иде! Ул үзенең сәламәт яшьтәшләреннән бераз калыша, әле язарга өйрәнмәде. Ә менә бармак белән рәсем ясауны бик үз итә. Кыш бабай, Кар кызы белән бергә район башлыгы килеп, бүләкне тапшырдылар. Кунаклар киткәч тә, бүләкне ачып, рәсем ясарга кереште инде улыбыз! Илдан үзе бүләкне Кыш бабай алып килде дип хәтерләп калды. Ә без ул Кыш бабайның кем икәнен беләбез! – ди әни кеше.
Кылган яхшылыгы кешегә гел әйләнеп кайта, дип ышаналар Булатовлар гаиләсендә. Быел үзләре дә, мөмкинлекләреннән килгәнчә, бер гаиләне сөендерергә хәл иткәннәр. Хәерле эшнең бәрәкәте күп була шул аның...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез