Телефонлы Сабантуй: Теләчедә «Блогерлар Сабан туе» узды

Теләче районының Баландыш авылы безне ерактан елмаеп каршы алды. Матур авыл. Инде көзгә аяк баскан мәл. Без килгәндә күпләр бәрәңге бакчасында иде. Әмма гармун моңнары авыл кешесен генә түгел, күрше район халкын да бирегә тартып китерде булса кирәк. Хәтта Мөслим, Чаллы, Әлмәт, Кама Тамагы, Казаннан ук кайтучылар да бар иде.

Баландышта уза торган «Түгәрәк уен» кысасында оештырылган «Блогерлар Сабан туе»на килгән иде бу кадәр халык. Иң элек авыл урамы буйлап бүләкләр җыйдык.  Бар шартларына туры китереп, ат бизәп, арбаларга утырып, авыл буйлап җырлап уздык. Капка төпләрендә бүләк әзерләп торучылар күп иде.  Алар белән дә сөйләшергә өлгердек.

77 яшьлек Рәзифә апа Бәдриева гомере буе фермада сыер сауган. Хәзер авылга җәйгә генә кайта икән.

– Авылда бәйрәм буласын ишетүгә көтеп торабыз инде. Узган ел бик матур узды. Анда кичергән рәхәт хисләр ел буена җитте. Бүләккә сөлге әзерләдем. Хәзер бит әйбер күп, юклык заман түгел, – ди ул. – Аякларым авыртса да, тик утырырга тырышмыйм. Барасы килгән җиремә балаларым йөртә. Өч балам бар минем. Бер балам – Чаллыда, берсе – күрше авылда, өченчесе Казанда яши. Кышны шул балаларымда чыгам.

Кабат Наил абый иярләгән бизәкле атка менеп утырам. Әкрен генә урам буйлап барабыз.

– Мондый ат миндә генә, – ди Тиләҗе авылыннан килгән Наил абый. – 20 елдан артык мал табибы булып эшләдем. Хәзер «Август–Теләче» агрофирмасында хезмәт куям. Эшемне бик яратам. Атым да тыңлый. Кызганыч, хәзер ат тотучы бик сирәк. Авылда миндә генә булгач, атка хөрмәт зур. Әле менә кинода төштек. Нинди бәйрәм булса, шунда чакыралар. Халык үткәннәрне сагына. Бизәлгән ат янында фотога төшәргә чират торалар. Менә нинди заманага килеп җиттек.

Фотога төшү дигәннән, Баландыш урамында бүләк җыючылар, шул фото-видеога төшереп, аны интернет аша башкаларга күрсәтүчеләр иде. Сабан туена республиканың төрле районнарыннан блогерлар кайтты.  «Түгәрәк уен»дагы «Блогерлар Сабан туе»н «Ватаным Татарстан» газетасы оештырды. «ВТ» анда буш кул белән бармады: бәйрәмгә милли киемнән килгән кешеләрне фотога төшереп, ахырдан «иң-иң»нәренә бүләкләр дә өләште.

Милли киемнән килүчеләр ямь өстенә ямь булды. Әлмәттән Альбина  һәм  Наил Вәлиевләр гаиләсе парлап киенгән иде.

– Сабантуй бит ул – милли бәйрәм. Бүләк өчен түгел, үзебезнең матур итеп киенеп киләсебез килде,  – ди Альбина. – Кызганыч, гадәти көннәрдә болай итеп киенеп йөргән юк. Ә бит ничек матур!

Теләче районының Үзәк бистәсендә яшәүче Әнисә Миннебаева балалар бакчасында эшли икән.

– Мин милли киемнәр киеп йөрергә яратам. Гадәти көннәрдә дә еш кына шулай киенәм. Бәйрәмнәрне көтеп алам. Күңелемә рәхәт. Татар булуыма сөенеп, горурланып яшим. Киемемә борылып-борылып карап китүчеләр күп. Яныма килеп, матур, дип тә әйтәләр, – ди 54 яшьлек Әнисә ханым.

Галиәхмәт Вәлиәхмәтовка 88 яшь. Ул да бәйрәмгә түбәтәен киеп килгән.

– Авылыбызда матур бәйрәм узганга сөенәм. Күпме халыкны җыйдык бит! Милли йолалар саклана, гореф-гадәтләребезне башкалар күрә. Иң мөһиме – яшьләр кызыксына. Бәйрәмдә чалгы үткенләп тә күрсәттем әле. Кызыксынучылар күп. Кызганыч, чалгы гына онытылып бара. Хәзер элекке кебек печәнне кул белән чапмыйлар шул, – ди бабакай.

Без, сөйләшә-сөйләшә, мәйданга ук килеп җиткәнбез икән. Биредә блогерларны район башлыгы Айрат Фәтхуллин  каршы алды.  Әле бер блогер, әле икенчесе биетте үзен.

– «Түгәрәк уен»  –  халкыбызның милли гореф-гадәтләрен үз эченә алган бәйрәм. Ул икенче ел рәттән «Блогерлар Сабан туе» белән берләшеп уза. Елдан-ел әлеге бәйрәмнең масштабы үсә, кунакларыбыз саны арта. Баландышка бүген 60 ка якын татар блогеры җыелды, – диде ул.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев күрше төбәкләрдән, төрле районнарда яшәүче блогерларны җыеп, шундый матур бәйрәм уздырганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.

– Бәйрәмгә чакыру алгач, моның хәтле күп кеше җыелыр дип уйламаган да идем, кунакларыбыз бик күп, бәйрәм бик җанлы бара, барыгызны да бәйрәм белән! «Блогерлар Сабан туе» – чын мәгънәсендә төрле өлкәләрдәге татарларны берләштерә торган бәйрәм, – диде ул.

Әлеге бәйрәмне төп оештыручыларның берсе – «Теләче-Информ» матбугат үзәге. Аның җитәкчесе Ленар Хуҗин исә мондый зур бәйрәмне уздырырга мөмкинлек биргән барлык җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде.

– Бездәге бәйрәмдә башка җирдә булмаган уеннар үткәреләчәк. Узган ел килеп кушылган «Блогерлар Сабан туе» да бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде. Чарага килүчеләр артты, – диде ул.

Кем белән генә сөйләшмә, барысы да Баландыш җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин рәхмәтен җиткерә.

– Узган елгы бәйрәм күңелгә кереп калды. Без бөтен авыл белән кунаклар көттек. Мәйданны да әзерләдек. Кул эше осталары да килде, ризык әзерләүчеләр дә бар. Әлеге бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән өчен авыл халкына рәхмәт, – диде ул.

«ВТ» оештырган бәйгедә катнашучылар күп булды. Милли киемнән килгән 8 кешегә истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле узды. Онытылып барган милли уеннарны кабат яңарттылар. Җыр-бию тынмады. Блогерлар уеннарда да катнашты, җырлап та күрсәтте, биеде дә. Әле көрәштеләр дә. Баш батыр булып Чаллыдан килгән  Рәмис Гыйльметдинов (Дневник Татарина) калды.

Фоторепортаж

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре