Татарстанның Баш ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенгә республикада 72 меңнән артык эт теркәлгән. Аларның унике меңнән артыгы – Казанда. Этләрнең теркәлү-теркәлмәвен тикшерү өчен, ветеринарлар айга бер тапкыр төрле урыннарга чыгып, эт хуҗаларын кисәтеп кайта. Чираттагы рейд журналистлар белән бергә Казанның Урицкий паркында узды.
Ничек башкарыла?
Аңлатып китик: федераль системага кертер өчен, эт хуҗасының паспорт нөсхәсе, ИНН яки СНИЛС, этнең уникаль номеры язылган паспорты кирәк. Анда этнең токымы һәм яше языла.
– Йорт хайваны туганнан соң 3 ай эчендә теркәлергә тиеш. 3 яшьтән зуррак булганнарны бер ел эчендә исәпкә алырга кирәк булачак. 3 айлык көчек сатып алганда, бу эшләрне бер ай эчендә башкару мәҗбүри, – ди Баш ветеринария идарәсенең ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге буенча Казан территориаль бүлеге җитәкчесе Денис Аксаков.
Аның сүзләренчә, кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, башта кисәтү ясала, аннан соң 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Чарасы күрелмәсә, җәзасы да арта. Ел башыннан 45 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, этләренә борынчык кидермәгән өчен 395 кешегә штраф салынган.

Теркәлмәгән этләрне ничек ачыклыйлар соң? Беренчедән, аларны ветеринария клиникаларына мөрәҗәгать иткән очракта ачыкларга мөмкинлек туачак. Икенчедән, мондый этләр турында язын һәм көзен ветеринария чаралары уздырган вакытта билгеле була.
Кадерле җаннар
Паркта иртәнге якта дүрт аяклы дусларын саф һавага алып чыккан кешеләр белән аралаштык. Белгечләр алар янына килеп, этләрен тикшерде һәм вакцина ясатырга тәкъдим итте. Бу юлы ветеринарларга да эш җитәрлек, журналистларга да язар өчен «җим» шактый булды. Каршыбызга беренчеләрдән булып очраган Аида Сафиеваның һәр иртәсе паркта тугыз яшьлек Коша белән саф һавада йөрүдән башлана. Этнең гаиләле булу тарихы да кызыклы. Аида җиде ел элек шушы ук паркта йөргән вакытта очрата аны. Югалгандыр, дип уйлап, муенчакта язылган номерны җыя. Хуҗа кешенең этне махсус ташлап калдырганлыгы ачыклана. Шулай итеп, Коша Аиданың якын дустына әйләнә.
– Бер елны да вакцина ясатмыйча калганыбыз юк. Быел да инде майда ук ясатып куйган идек. Закон чыгуга, теркәлеп тә куйдык. Кушылган икән, димәк, үтәргә кирәк. Этебез югалган очракта да, аны тапкан кеше ветклиникага алып барып, аның турында бөтен мәгълүматны белә һәм безгә хәбәр итә алачак. Шуңа күрә мин чиплаштыруның бер начарлыгын да күрмим, – диде Аида.
Этнең чиплаштырылганмы, юкмы икәнен белгеч махсус җиһаз белән тикшереп карады. Экранда, чыннан да, этнең уникаль номеры чыкты.
– Көн саен йөрергә чыксак та, моңа кадәр тикшергәннәре юк иде әле. Сез – беренче, – дип елмайды эт хуҗасы. – Транспортка, кайбер кибетләргә борынчык белән генә керәбез. Кидермәгән көннәрдә кисәтү дә ясарга мөмкиннәр. Чыннан да, закон буенча, унике төрле токымдагы этләргә борынчык кидермичә урамга чыгу тыела. Безнекенең муенчагы булу да җитә. Каршыга балалар килсә, яки зур кешенең эттән куркуын сизеп алсам, Кошаны үземә якынрак тартып китерәм.
Алина Миннебаева исә Сэм кушаматлы этен өч ел элек Лаештагы приюттан алган. Үзен волонтер дип атаса да, дүрт яшьлек дустын чиплаштырмаган. Бу эшне паркта ук башкардылар. Журналистларның: «Моңа кадәр ник теркәмәдәгез?» – дигән соравына: «Вакыт булмады, аның өчен махсус каядыр барырга кирәк бит. Ә монда уңайлы булып чыкты әле. Мин үзем дә волонтер, сукбай этләрне аулаудан саклыйбыз. Шуңа күрә бөтен кагыйдәләрне дә беләм, вакцина кытлыгы турында да хәбәрдар. Ә уколны без ел да ясатабыз. Быел да вакцина кытлыгы башланганчы ясатып куйган идек, – дип җавап бирде ул.

Галина Иванова да 14 яшьлек этен паркта чиплаштырды. Моңа документларны тутыру белән бергә ун-унбиш минут вакыт та җитте.
– Өлкән яшьтә булса да, шук ул безнең. Югалырга да, таныш булмаган кешеләргә ияреп китәргә дә мөмкин. Ул уколларны авыр кичерә, моңа кадәр чиплаштырмавыбызның да сәбәбе аны кызганудан иде. Әле дә котым алынып торды, тик, бәхеткә, барысы да бик җиңел узды. Хәзер күңелем тыныч булачак. Берочтан прививка да ясатырга булдым, – диде ул.
Ике этен ияртеп, саф һава суларга чыккан Оксана Мосеева дүрт аяклы дусларын 1 июльгә кадәр үк теркәткән булып чыкты. «Алар миңа бик кадерле. Берсен туган көнемә бүләк иткәннәр иде, икенчесен бик авыр хәлдә Мирный бистәсендәге приюттан алып кайттым. Этләрем югала калса, аларны тиз генә табып булачак. Минем өчен чиплаштыруда төп дәлил әнә шул», – диде ул. Ә менә вакцинаны бер дә салдырганы юк икән. Җавабын артык озакка сузмыйча: «Тискәре йогынтысы күп», – дип кенә куйды.
Саклану кирәк
Татарстан – хайваннар арасында котыру авыруы буенча имин булмаган төбәк. Хәзерге вакытта да карантин кертелгән авыллар бар. Шуңа күрә безнең төбәктә ел саен котыру авыруына каршы вакцина ясыйлар. Һәм бу хезмәт бушлай.
– Хәзер күпләр вакцина ясата, шуңа күрә Казанда вирус йоктырган этләр бик сирәк очрый. Ясамаган очракта, клиникалар шыплап тулган булыр иде. Котыру авыруы кешеләр өчен дә куркыныч, – ди ветеринар Ольга Рогачева. – Баштарак этләрне чиплаштыру буенча да бик күп кеше мөрәҗәгать итте, хәзер инде азайдылар. Сирәк кенә булса да баш тартучылар да очрап куя. Аңлаткач, каршы килмиләр үзе. Теркәү турында әлегә кадәр белмәүчеләр дә бар. Алар – гадәттә өлкән яшьтәге эт хуҗалары, яки эт асраучы башка кешеләр белән аралашмаучылар.

Авылларда исә этләрне язын һәм көзен терлекләрне тикшергәндә теркиләр. Казан территориаль бүлеге консультанты Эмиль Шаһимуллин әйтүенчә, авылларда этләрне чиплаштыру яхшырак та оештырылган әле.
– Анда һәр кеше бер-берсен белә, этләр дә барысы да күз алдында. Шуңа күрә районнарда чиплаштыру яхшырак бара, – диде ул.
Шулай да саннар башкача сөйли. Денис Аксаков әйтүенчә, иң күбе этләрне Казан һәм Чаллыда теркиләр. Ә районнар арасында кукмаралылар тырышып эшли.
– Монда, әлбәттә, районның зурлыгы да, күпме эт барлыгы да әһәмиятле. Кукмарада 473 эт теркәлгән. Алар әйтүенчә, бөтен этләр дә чиплаштырылып беткән. Гомумән алганда, республикада 90 меңләп тирәсе эт бар. Бу саннарны вакцина ясаганда якынча ачыклаган идек. Тик алар гел үзгәрә, чөнки этләрнең дә – үз тормышы, – диде Денис Аксаков.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез