Гомеремнең иң матур, рәхәт чоры. «Татнефть газ эшкәртү» идарәсенең 12 нче цехында 26 ел технологик җайланмаларны ремонтлау буенча слесарь булып эшләгән Фәнир Фәрхетдинов нефть тармагында эшләгән елларын шулай дип искә ала. Чирек гасыр гомерен «Татнефть» компаниясенә багышлаган тәҗрибәле белгеч иң җаваплы эшләрнең берсе – технологик корылмаларны төзекләндерү өчен җаваплы була. Инде лаеклы ялда булса да, күңеле белән әле дә яраткан цехында, әле дә тимер иярләүдә ул.
Фәнир Фәрхетдинов тумышы белән Зәй районының Бура Киртә авылыннан. Башта Чаллыда яши. Тәҗрибәле слесарь биредә кою заводында хезмәт куя. Әмма озакламый язмыш дигәнең Фәнир Фәрхетдиновны нефть каласына алып килә. Әлмәткә күченгәч, ул тормышын үзе өчен бөтенләй яңа тармак белән бәйли. 1999 елда «Татнефть газ эшкәртү» идарәсенә слесарь-ремонтлаучы булып эшкә урнаша. Ул чакта әле оешма «Трансуглеводород» исемен йөртә.
– «Татнефть» компаниясендә эшләгән еллар – гомеремнең иң матур, рәхәт чорларының берсе. Биредә эшли генә башлаган елларны аеруча җылылык белән искә алам, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем.
Фәнир Фәрхетдинов биредә кыска вакыт эчендә үз кешегә әйләнә. Яңа эшнең асылына да тиз төшенә. Үзенең дә хезмәттәшләре белән бүлешерлек тәҗрибәсе зур була. Бер ел дигәндә инде аңа иң катлаулы эшләрне ышанып тапшыра башлыйлар. Нәрсәгә тотынса да, башлаган эшен җиренә җиткергәнче тынычланмый торган гадәте ярдәм итә аңа.
Кулында ут уйната, диләр андыйлар турында. Фәнир Фәрхетдинов карап торышка бик тыйнак. Артык сүз сөйләмәс, юкка-барга чәчелеп китмәс. Әмма күзләрендә дә, бөтен гомерен авыр хезмәткә багышланган кулларында да корыч ныклыгы сизелә. Хезмәт еллары шактый сырлар салган куллары белән никадәр торбага җан өргән дә, нинди генә гадәттән тыш хәлләрне ерып чыкмаган ул.
Тәҗрибәле останың хезмәттәшләре арасында да абруе зур. Слесарь гына түгел, торбалар табибы ул! Фәнир Фәрхетдинов турында сүз чыгуга, хезмәттәшләре, уенын-чынын бергә кушып, шулай ди. Арттыру да, һавадан алып әйтелгән сүзләр дә түгел бу. Цехта эшләү дәверендә аңа бу сүзләрнең хаклыгын эше белән бик еш расларга туры килә. Фәлән торбаның кайсы җирдән кайчан тишеләчәген дә, матур буяу астында кайсы торбаның мыштым гына күгәреп ятканын да бер караштан ачыклап, тиз арада «диагноз» куя торган була ул. «Татнефть» компаниясендә эшләгәндә Фәнир Фәрхетдинов хезмәттәшләре белән 1000 чакрым озынлыктагы торбага җан өрә.
– Элек бит торбалар иске иде. Берсен рәтләп кенә бетерәсең, икенчесе сафтан чыга. Трассаларда авария булганда, тәүлек буе шунда яткан чаклар да булды. Андый чакта яңгыр дип тә, кар дип тә торыш юк. Җирдәге саздан аякны күтәреп булмаган көннәрдә дә эшне ахырга җиткергәнче тырышырга кирәк иде. Соңгы елларда ул торбаларны алмаштырып бетерүгә ирештек. Хәзер эшләр өчен шартлар бөтенләй башка, күпкә уңайлы. «Татнефть» компаниясе даими камилләшеп, заман белән бергә атлый, – ди тәҗрибәле слесарь.
Быел апрельдә Фәнир Фәрхетдинов лаеклы ялга чыккан. Гомере буе укытучы булып эшләгән тормыш иптәше Фәния ханым белән ике ул үстергән алар. Күптән түгел онык сөю бәхетенә дә ирешкәннәр. Бүген күп вакытын гаиләсе белән уздырса да, нефть тармагында бергә эшләгән хезмәттәшләре белән ул гел элемтәдә тора. Сүз уңаеннан, Фәнир Фәрхетдиновның олы улы да әтисе юлын сайлаган, хәзерге вакытта «Татнефть» компаниясендә оператор булып эшли.
– «Татнефть»тә хезмәт кешесенә элек тә игътибар зур иде, хәзер дә бу матур гадәт дәвам итә. Компаниядә эшләп киткән ветераннар һәрчак кадер-хөрмәттә, ике арада элемтә өзелми. Безне гел барлап, искә алып торалар. «Татнефть» – иң төпле, ышанычлы компания дисәм дә арттыру булмас. Биредә үзеңнең кирәкле, кадерле булуыңны белеп, киләчәккә ышаныч белән эшлисең. Эшеңә күрә бәясе дә зур. Ел саен бушлай ял йортына барып, сәламәтлекне ныгытып кайта идек. Компания шул рәвешле үз хезмәткәрен генә түгел, аның гаиләсен дә кайгырта. «Татнефть»тә эшләвем белән чиксез горурланам, анда хезмәт куйган елларны әле дә сагынып искә алам, – ди Фәнир Фәрхетдинов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез