Газетага язылу

Томау гына, димә: гайморит турында һәркем боларны белергә тиеш

Борынга томау төшү вируслы һәм сезонлы авырулар чорында гына түгел, ә җәен дә еш очрый. Аны вакытында тиешенчә дәваламау борын куышлыгы ялкынсынуга (гайморит) сәбәп булырга мөмкин. Гайморит турында һәркем нәрсәләрне белеп торырга тиеш?

Томау гына, димә: гайморит турында һәркем боларны белергә тиеш
Фото: ясалма фәһем

Ничек башлана?

Гайморит – борын куышлыгы ялкынсыну. Ул вируслы авырулар вакытында, салкын тигәндә тиешенчә дәваланмаганда башланып, шактый мәшәкать тудырырга мөмкин. Аның хроник төре дә бар. Ул борын куышлыгында полип, киста булганда, борын сөяге кәкрәйгән очракларда килеп чыгарга мөмкин. Салкын тиеп авыру, томауны вакытында дәваламау, җәен еш кондиционер куллану да гайморитка сәбәп була. Маңгай өлешендә баш авыртуларның ешаюы гаймориттан булырга мөмкин. Иелгәндә борыннан куе, яшькелт-сары төстәге, үлекле, тәмсез исле бүлендекләр чыгу гайморит башлану турында сөйли. Мондый вакытта борын суламау, тыңкышлану, борынның шешенеп китүе дә күзәтелә. Гаймориттан хроник формага күчкәндә әлеге билгеләр өч айга бер тапкыр кабатланырга да мөмкин.

Ничек дәваларга?

Гайморит бер генә төрле булмый: аның хроник, кискен, вируслы, бактериаль, гөмбәле төрләре очрый. Төренә карап аны дәвалау да аерыла. Тиешенчә дөрес итеп дәваламау гайморитның бер төрдән икенчесенә күчүенә китерергә мөмкин. Шунлыктан аны табиб киңәше белән генә дәвалавың хәерле. Әгәр гайморитка полип яисә киста сәбәп булса, аны алдырмыйча тынычлап яшәргә мөмкин булмавы да бар.

Җылытырга ярыймы?

Халык арасында гайморитны җылытып дәвалау киң таралган. Имеш, мунча кызуында бетә, диючеләр дә бар. Гайморит вакытында эссе булмаган мунча керергә ярый, әмма озаклап парланып утырырга, шулай ук борынны тоз, ингаляция кебек ысуллар ярдәмендә җылытып дәваларга да ярамый. Чөнки ялкынсыну тагын да көчәеп, аяныч нәтиҗәләргә китерүе бар.

Тиштерергәме, әллә сиптерергәме?

Гайморит вакытында борын куышлыгын тиштерү ысулы да кулланыла. Әмма аннан куркып, бер тиштерсәң, гомер буе тиштерергә туры киләчәк, дип уйлаучылар да күп. Чынлыкта бу алай түгел. Ә вакытында тиштермәсәң, сулыш юлы белән борын куышлыгы арасында җыелган үлек тыгызланып, хроник гайморитка сәбәп булачак. Шуңа әлеге ысулдан куркырга кирәкми.

Томау төшкәндә кан тамырларын тарайта торган спрей, тамчы-дарулар куллану да кирәк, тик чамасын белеп кенә. Чөнки аларга организм бик тиз ияләшә. Шунлыктан аларны 5–7 көннән дә артык кулланырга ярамый.

Гаймориттан саклану буенча киңәшләр

1. Салкын тигәндә, вируслы авырулар йоктырганда аны аяк өсте генә уздырмагыз,  тиешенчә дәваланып бетегез.

2. Тузанлы, коры һавалы урыннарны читләтеп үтәргә тырышыгыз.

3. Стоматологка барып, казналыктагы авыруларны һәм кариесны күзәтеп торыгыз, тиешенчә дәвалатыгыз.

4. Иммунитетыгызны ныгытыгыз.

5. Көн дәвамында җитәрлек күләмдә су эчегез. Ул борын куышлыгының лайлалы тышчасы дымлылыгын тәэмин итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре