Газетага язылу

Тормышка кайтабыз: «ВТ» журналисты Түбән Камадагы хәлләрне белеште

Яраның әле ярсып, сызлап торган чагы. 10 август иртәсендә Түбән Кама дошман һөҗүменә дучар булды, 13 кешенең гомере өзелде. Татарстан Рәисе республика Премьер-министры һәм вице-премьерлар катнашында үткәргән оператив киңәшмәдән соң шәһәргә һөҗүм барышында зыян күрүчеләргә тиз арада ярдәм күрсәтү оештырылды.

Тормышка кайтабыз: «ВТ» журналисты Түбән Камадагы хәлләрне белеште

Бу фаҗигане Рәис «вәхшиләрчә һөҗүм» дип атады.

– Дошманның пилотсыз очкычлары гражданлык объектларына һөҗүм ясады һәм без, кызганычка, кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен телим. Барысына да ярдәм күрсәтәчәкбез, – дип язды Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә. Рәис шул ук көнне фаҗига урынына юл тотты, һөҗүмнән килгән зыянны күрде, халык белән аралашты һәм хастаханәгә эләккән кешеләрнең хәлен белеште.

Түбән Камада 10 августтан 11 августка күчерелгән «Эшлекле дүшәмбе» һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды. Шәһәр мэры Радмир Беляев барлык мәсьәләләрне шәхси контрольдә тота.

– Бу авыр көнне кичереп, бүген барыбыз бергә кешеләргә ярдәм итү һәм зыянны мөмкин кадәр тизрәк төзәтү өчен барысын да эшлибез. Беренче чиратта төп игътибар һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә юнәлтелгән, аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Мәктәп бульварындагы йортны торгызу эшләре бара. 132 фатирның 60 ында тәрәзәләр ватылган. Халыкка тәрәзә уемнарын вакытлыча ябарга булышалар, яңа пыяла пакетларга заказ бирелгән. Аларны әзерләү һәм урнаштыру бер айга якын вакыт алачак, – дип хәбәр итте мэр.

Төп инженерлык челтәрләренә зыян килмәгән: ут та, су да бар. Газ бирү куркынычсызлык максатларында туктатылып торган иде, тиешле тикшерүләр уздырганнан соң аның эшен яңарталар. Шәһәрдә зыян күргән милек буенча мөрәҗәгатьләр кабул итәләр. Махсус ачылган «кайнар линия»гә 74 шалтырату килгән инде. Шәһәрнең Пушкин исемендәге 3 нче лицей базасында зыян күрүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты җәелдерелде. 15 августта билгеләп үтелергә тиешле шәһәрнең 60 еллыгына багышланган чаралар башка вакытка күчерелде.

БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган Түбән Камадан биш яшьлек сабыйны Чирмешән районында җирләделәр. Баланың гаиләсе шулай хәл иткән. Фаҗига вакытында бала балконда йоклаган була. Кыйпылчык эләккән җәрәхәттән кызның шундук гомере өзелә. Баланың әти-әнисе Түбән Кама предприятиеләрендә эшлиләр һәм берничә ел элек шәһәргә күченгән булганнар. Кызлары монда туган. Гаиләгә өстәмә рәвештә 1 миллион сум акча түләячәкләр, ә җирләүне оештыруны шәһәр хакимияте тулысынча үз өстенә алган. Һәлак булучыларның гаиләләренә – 2 миллион, зыян күрүчеләргә, авырлык дәрәҗәсенә карап, 600–300 мең сум күләмендә түләү каралган.

Һөҗүмнән соң медицина ярдәме сорап 78 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 25 е – хастаханәдә, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.  Чаллының  Р.Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә авыр хәлдә яткан ике кешенең – 60 яшьлек ир-ат һәм 32 яшьлек хатын-кызның хәле турында баш табиб урынбасары Антонина Панина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәзер пациентларның хәле тотрыклы, уңай динамика күзәтелә. Алга таба дәвалау һәм тернәкләндерү өчен аларны реанимациядән хирургия бүлегенә күчерү әзерләнә. Түбән Кама һәм Чаллы хастаханәләрендә барлыгы 25 зыян күрүче дәвалана, шуларның сигезе – авыр хәлдә. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү эшен илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үз контролендә тота.

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев Түбән Камадагы фаҗигадән соң Россиягә махсус ведомствоара төркем җибәрергә кушкан. Делегация составына Гадәттән тыш хәлләр, Чит илләр эшләре, Сәламәтлек саклау министрлыклары, миграция хезмәте һәм башка профильле ведомстволар хезмәткәрләре кергән. Моннан тыш, Үзбәкстан Президенты хөкүмәт комиссиясен төзергә кушкан. Комиссия зыян күрүчеләрнең хәле турында мәгълүмат җыю һәм һәлак булганнарның гәүдәләрен туган илгә кайтаруны оештыру белән шөгыльләнәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика халкы адресына Түбән Камадагы вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклашулар килүдән туктамый. Илнең 40 тан артык төбәге башлыклары, чит ил илчеләре, Мисыр һәм Абхазия Президентлары, Бәһрәйн Короле үз теләкләрен белдерде. Рөстәм Миңнеханов республика, Түбән Кама халкына, һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм сүзләрен юллаган һәркемгә рәхмәт белдерә.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре