Газетага язылу

Тозакка әйләнгән ял: «ВТ» кояш эзләп чит илгә киткән якташларыбыз белән элемтәгә керде

Тозакка әйләнгән ял: Якын Көнчыгыш күге ябылу сәбәпле, Татарстаннан 3 меңләп турист Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайта алмый. Бу – якынча гына саннар, әлбәттә. Интернеттан агылган мәгълүматларга караганда, иртәгәдән ни көтәргә икәне дә билгесез. «ВТ» кояш эзләп чит илгә киткән якташларыбыз белән элемтәгә керде.

Тозакка әйләнгән ял: «ВТ» кояш эзләп чит илгә киткән якташларыбыз белән элемтәгә керде

Алия һәм Риназ Галиевлар ике кечкенә кызлары белән Тайландтан кайта алмый. Гаилә гыйнвар азагында чит илгә ял итәргә киткән. Узган атна башында кайтырга тиеш булсалар да, ялны тагын бер атнага озайтырга карар кылганнар. Шулай итеп, билетларны 1 мартка алмаштырганнар. Өйгә юл Дубай аша. Тик ялны тагын озайтырга туры килгән. Бу юлы үз теләкләре белән түгел.

– Дөньяда ниләр булып ятканын белмәдек тә, бездә бар да тыныч, – ди гаилә башлыгы. – Чемоданнарны җыя башлыйбыз дигәндә генә, һава юллары ябык булуы турында хәбәр иттеләр. Көтәргә куштылар. Әлегә башка мәгълүмат юк. Без – мөстәкыйль туристлар, ягъни юллама буенча ял итмибез. Шуңа күрә кунакханәне үзебезгә озайтырга туры килде. Үзебездән бигрәк, өйдәге әти-әниләр бик борчыла.

Билгеле булганча, 28 февральдә Иран, АКШ һәм Израильнең һөҗүменә җавап йөзеннән, Американың Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәһрәйн һәм Катардагы хәрби базаларына каршы ут ачты. Дубайдагы танылган Burj Al Arab җилкәнле кунакханәсе, Рalm Jumeirah кунакханә комплексы тирәсендә янгын чыгуы билгеле. Шулай ук Дубай халыкара аэропортының бер терминалы зыян күрде.

2 мартка алынган мәгълүматларга караганда, Якын Көнчыгышның һава киңлеге тулысынча диярлек ябык. Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Бәһрәйн, Иордания, Сүрия, Ливан авиаэлемтәне туктатты. Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) билгеләп үткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Катар кебек илләрнең күге ябылу алар аша Азия һәм Һинд океаны утрауларына очучы транзит туристларга да кагылган. Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россиядән кимендә 50 мең турист бар дип фаразлана. Шул исәптән 20 мең кешенең ял вакыты беткән яки бу көннәрдә тәмамлана.

Татарстан Туристлык агентлыклары ассоциациясе җитәкчесе Рамил Мифтахов сүзләренә караганда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә республикадан 3 меңләп турист тоткарланырга мөмкин. «Әлеге сан якынча гына. Статистика даими рейслар саны һәм әлеге рейсларның тулылыгы нигезендә исәпләнгән. Без Казаннан рейслар санын исәпкә алып, якындагы ун көнне санадык. Flydubai атнага – сигез-тугыз рейс, Air Arabia – җиде рейс, Etihad Airways өч рейс ясый. Очкычлар уртача 150–170 кешене утырта», – ди ул.

АТОР хәбәр итүенчә, әмирлекләрнең икътисад һәм туризм департаменты кунакханәләргә рәсми хатлар да юллаган. Анда яшәү вакыты тәмамланган һәм, өйгә кайтып китә алмау сәбәпле, кыен хәлдә калган туристларга ярдәм күрсәтергә кушканнар. Әбу-Даби, Рас-әл-Хайм кебек әмирлекләр туристларның кунакханәләрдә яшәү вакытын озайтуга бәйле чыгымнарны үзләре каплаячагы турында да хәбәр итте инде.

– Диңгез буенда мондый ял өмет итмәгән идек, әмма берни эшләп булмый, – ди Дубайга бер атнага гаиләсе белән ял итәргә киткән Рөстәм Хәкимов. – Ара-тирә шартлау тавышлары ишетелә. Телефонга кисәтүле СМС-хатлар килә. Әмма паника юк. Юлда машиналар бермә-бер кимеде, яр буйлары да бушап калды диярлек. Артык кыю туристлар гына диңгездә су коена хәзер. Анда кораблар да йөрми. Без кунакханәдән чыкмыйча гына ял итәргә тырышабыз. Алдан ук ике экскурсия сатып алып куйган идек, акчасын кире кайтардылар. Дөньядагы иң зур күзәтү тәгәрмәче эшләми. Дубайга хас булмаган тынлык монда хәзер. Бәлки шуңа да күңелгә бераз шом керәдер. Безнең юллама вакыты бетмәгән әле. Алай да чемоданнарны бераз җыеп-барлап куйдык инде. Туроператор белән даими элемтәдә торабыз.

Дубайда яшәүче җырчы Илназ Сафиуллин да социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язылучылары белән элемтәгә чыкты. «Тормыш кайный. Безнең тәрәзәдән Ал-Хәил-Роуд трассасы күренеп тора. Аннан тәүлек буе транспорт чаралары йөри. Менә шушы трассада хәрәкәт туктаса, борчуга урын булыр иде бәлки. Интернет, сәүдә үзәкләре эшли. Һава һөҗүменә каршы системалар гамәлдә, без беренче тапкыр аның эшен үз күзләребез белән күрдек. Дубайда калган туристларга сабырлык телим, 2–3 көннән күк йөзен ачарлар дип өметләнәм. Мәктәпләрне 4 көнгә дистанцион укуга күчерделәр. Тулаем, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вазгыятьне контрольдә тота. Азык-төлек буенча бернинди тоткарлыклар юк. Социаль челтәрдә таралган хәбәрләр күбесе ялган», – ди Илназ Сафиуллин. Ул Якын Көнчыгыш илләрендә калган яки әлеге илләр аша очарга тиеш булган туристларга кирәкле мәгълүмат белән дә бүлешкән.

Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Иранның югары җитәкчесе аятулла Али Хосейни Хәмәнәи һәм ислам республикасының башка гражданнары һәлак булу сәбәпле, ил Президенты Масуд Пезешкианның кайгысын уртаклашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«АКШ һәм Израильнең кораллы һөҗүмнәре нәтиҗәсендә бик күп кешеләр һәлак булу сәбәпле, сезнең һәм Иран ислам республикасы халкының тирән кайгысын уртаклашам, – диелә мөрәҗәгатьтә. – Балалар һәм тыныч гражданнар, Иранның югары лидеры Али Хәмәнәи һәм аның гаилә әгъзалары, Иран җитәкчелегенең башка вәкилләре һәлак булуга китергән һөҗүмнәр халыкара хокукның төп принципларын һәм нормаларын боза, бөтен Якын Көнчыгышта тынычсызлык тарата».

Рөстәм Миңнеханов хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатырга һәм низагны тыныч юл белән хәл итү өчен сөйләшүләрне дәвам итәргә чакырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре