Газетага язылу

Төзегән белә: агачтан күпфатирлы йортлар салуның киләчәге бармы?

1 сентябрьгә Татарстанда дүрт яңа мәктәп ачылачак. Төзүчеләр 30 август – Республика көненә дә бүләк әзерли: Казан аэропортының өченче терминалы сафка басачак. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин бу елның беренче яртысына йомгак ясады. Агачтан күпфатирлы йортлар салуның киләчәге бармы икәнен дә әйтте.

Төзегән белә: агачтан күпфатирлы йортлар салуның киләчәге бармы?

Былтыр республикада 3,5 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылды. Марат Айзатуллин бу хакта Төзүчеләр көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда искә төшерде.

– Татарстан бишенче ел рәттән ел саен 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзи. Узган ел рекордлы күрсәткечкә ирешеп, 3,5 миллион квадрат метрдан артык торак кулланышка тапшырылды. Бу елга Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан куелган план – 3 миллион 175 мең квадрат метрдан да ким булмаган күләмдә торак төзү. Әмма алдагы еллар тәҗрибәсеннән чыгып, республика ел саен төзелеш күрсәткечләрен арттырып бара. Шуңа күрә без быел да әлеге санга омтылачакбыз һәм аны арттырып үтәргә тырышачакбыз, – диде министр.

Август башына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 2,6 миллион квадрат метр торак төзелгән.

Министр әйтүенчә, Татарстан торакны файдалануга тапшыру күрсәткече буенча, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәүдән кала, ил күләмендә өченче урында тора. «Идел буе федераль округы төбәкләре арасында без, Башкортстанны һәм Самара өлкәсен узып, ышанычлы рәвештә алда барабыз», – диде Марат Айзатуллин.

Аның сүзләренә караганда, файдалануга тапшырылган торакның яртысы диярлек – Казанга, ә тагын бер өлеше аның тирәсендәге районнарга туры килә. «Төзелеш потенциалы турында сөйләгәндә, бүген төзелешкә 621 рөхсәт бирелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу – 8 процентка күбрәк һәм якынча 5,8 миллион квадрат метр торак дигән сүз», – диде Марат Айзатуллин.

Торак базарындагы бүгенге вазгыять турында да әйтте ул.

– Төзелеш оешмалары вәкилләре белән атна саен очрашабыз. Быел кулланышка тапшырылган 2,6 миллион квадрат метр торактан чыгып, әлегә республиканың төзелеш комплексы тотрыклы дип әйтә алам. Сораулар да бар, вакытлыча туктатылган төзелешләр дә, шул ук вакытта бөтенләйгә «катырылган» объектлар юк, – диде министр.

Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта 84 йорт төзелешендә эшләрне тәмамлау вакыты кичектерелгән. «Биредә куркырлык берни дә юк. 84 йортның 72 се ачкыч тапшыру вакытын озайтты», – диде Марат Айзатуллин. Аның әйтүенчә, төзүчеләргә республика, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов зур ярдәм күрсәтә. «Йорт салу гына аз, биредә инфраструктура да булырга тиеш», – диде министр. Татарстанда быел биш яңа мәктәп ачылачак.

– Татарстанда 215 ләп мәгариф объектында төзү һәм төзекләндерү эшләре алып барыла. Шул исәптән республикада быел өч балалар бакчасы, биш мәктәп һәм ике өстәмә уку корпусы төзеләчәк. Яңа ачылачак мәктәпләрнең иң зурысы Казан читендәге «Спортивная» торак комплексында сафка басачак. Ул 1,5 мең урынга исәпләнгән. Аны майда төзи башладык. Эшне ел азагында бетерәчәкбез. Һәркайсы 500 урынга исәпләнгән өч мәктәп – Әгерҗедә, Минзәләдә һәм Кукмарада, 192 урынга исәпләнгән мәктәп Буада төзелә. Алар 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачачак, – диде министр. – 2026 елның гыйнварында Татарстанда торак сату күрсәткече, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 8 процентка үсте. Аннары исә кимү башланды. Майда сату 40 процентка кадәр төште. 2025 ел белән чагыштырганда, июньдә үсеш – 28 процент. Моны процент ставкасының 14,25 тән 14 процентка кадәр төшүенә бәйләп аңлату бик үк дөрес түгелдер. Минемчә, төзелеш тармагына социаль объектлар төзелеше зур ярдәм күрсәтә. Фатир сатып алучы кешегә янәшәдә уңайлы парк та, юл да, балалар бакчасы һәм мәктәп тә кирәк.

Төзүчеләр 30 август – Республика көненә дә бүләк әзерли. «Казан аэропортының өченче терминалын шул вакытка төзеп бетерергә ниятлибез. Бу көннән башлап аның ишекләре ачылачак һәм пассажирларны кабул итә башлаячаклар дигән сүз түгел, әлбәттә. Аэропортны эшләтеп җибәрү, билет системасы һәм башкасына бәйле бүтән мәсьәләләр бар», – диде ул. 30 августка Фигуралы шуу үзәге дә әзер булачак.

Очрашуда министр күпфатирлы агач йортлар төзи башлау турында илнең төрле төбәкләрендә яңгыраган тәкъдимнәр уңаеннан фикерен дә әйтте. «Күпфатирлы агач йортлар төзү турында сүз күптән бара. Мондый төзелешнең киләчәге бар. Ул Архангельск яки Киров өлкәләре кебек агач әзерләү сәнәгате үсеш алган төбәкләр өчен әйбәттер. Шәхсән мин агач йортларга каршы түгел. Әгәр төзүчеләрнең берәрсе мондый эшкә алынырга теләк белдерсә, без һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Төп мәсьәлә мондый торакның бәясенә бәйле, бүген базарда көндәшлек бик зур», – диде Марат Айзатуллин.

Сан

2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә караганда, республикада төзелеш тармагында уртача хезмәт хакы 97 650 сум тәшкил итә. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, үсеш – 137,3 процент. Тармакта 88 700 кеше эшли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре