Узган ел университетка 95 ел тулды. Без уку йортының заманча мәгариф-фән үзәкләре, студентларның укуга мөнәсәбәте, эшчәнлекләрендә кулланган алдынгы технологияләр белән танышып кайттык.
Мөмкинлекләр турында
Шарты булса, белеме дә була! Булачак инженерлар, төзүчеләр, архитекторлар, дизайнерларны замана таләпләренә туры китереп әзерләү өчен, уку йортында күп нәрсәне үзгәртергә туры килгән. Әмма электән килгән традицияләрне сакларга тырышканнар.
– Безнең алда белгечләрне халыкара таләпләргә туры китереп әзерләү бурычы тора. Бу студентларның көндәшлеккә сәләтле, чит илдәге яшьтәшләреннән көчлерәк булуы өчен кирәк. Ә моның өчен халыкара дәрәҗәдәге мохит тудыру мөһим. Без менә шуның буенча эшлибез дә, – ди ректор Рәшит Низамов.

Вузны заманча таләпләргә туры китерү өчен унбиш елдан артык вакыт кирәк булган. Эшне тирә-якны тәртипкә китерүдән башлаганнар. Ни өчен дигәндә, шәһәр халкы көн дә шушы юлдан уза торган булган. Шуңа күрә территорияне койма белән әйләндереп алганнар. Аннан инде әкренләп уку корпусларын яңартырга, махсус фән-мәгариф үзәкләрен булдырырга тотынганнар. Билгеле, акча ягы чамалы булгач, аякны юрганга карап сузарга туры килгән. Яңарту эшенә архитектор, дизайнер, инженерларны җәлеп иткәннәр. Студентларга белем алу һәм фән белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр арта барган. Тора-бара индустриаль партнерлар да кушылган. Яңа мәйданчыклар төзү, инфраструктураны булдыруга 11 еллап вакыт киткән, кыскасы. Әле дә һәр ел саен икешәр үзәк ачарга тырышалар. Хәзерге вакытта яңа дизайн үзәге булдыру буенча сөйләшүләр бара. Бүген студентларга фән белән шөгыльләнү өчен 25 заманча фән-мәгариф үзәге бар. Студентларда укуга карата кызыксыну уяту өчен башка шартлар да тудырылган.

– Еш кына, яшьләр китапханәләргә йөрми, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә. Әмма бездә алай түгел. Китап уку заллары студентларның иң яраткан урынына әверелде. Алар анда үзләре теләгән китапларны сайлап укый ала. Фикер алышкан чакларын да күргәлибез. Шул ук вакытта сызым сызасыңмы, проектлар эшлисеңме – белем эстәр өчен барлык шартлар да бар, – ди ректор. – Күптән түгел Дәүләт Советына Юлламада Рөстәм Миңнеханов университетларның индустриаль партнерлар белән эшләргә тиешлеген әйтте. Бизнес вузларга якты йөз белән борылырга тиеш. Без белем дә бирәбез, фән белән дә шөгыльләнәбез. Бизнес вәкилләре белән бергәләп эшлибез.
Мәгариф-фән үзәкләре турында
Танышуыбызны 2016 елда иң беренче ачылган «Ныклык» мәгариф-фән үзәгеннән башладык. Монда пресс, төзелеш материаллары, конструкцияләрен тикшерү өчен төрле җиһазларны күрдек. Арада электән үк кулланышта булганнары да бар. Мөгаллимнәр лекция укып кына калмый, конструкцияләр проектлау, төзелеш һәм биналарга тикшерү үткәрү эшендә дә катнаша. Билгеле, бу тәҗрибә студентларга да бирелә.

Заманча технологияләргә дә урын бар. Лазер ярдәмендә һава агымнары хәрәкәтен күрергә мөмкин. Күзәтеп, исәпләп, тәҗрибәләр дә ясыйлар. Әмма цифрлы технологияләр материаллар, җиһазлар белән эшләүне кысрыклый дигән сүз түгел әле. Бу урында ректор икесенә дә тигез урын бирергә кирәклегенә тукталды.
– Хәзер цифрлы игезәкләр турында күп сөйлиләр. Кайберәүләр, гомумән, лаборатория җиһазлары белән эш итүдән туктады, мөһим мәсьәләләрне компьютер алдында гына хәл итмәкчеләр. Әлбәттә, заманча технологияләр кирәк. Әмма студентлар металлдан нинди ис килүен, һава агымын, суның ничек хәрәкәт итүен белергә тиеш. Икесен дә катнаштырып кулланырга кирәк. Без ясалма фәһем, цифрлы технологияләргә генә бәйле булырга тиеш түгел, – ди Рәшит Низамов.
Үз күзең белән күрүгә берни дә җитми. Шуңа күрә «Агымнар» hәм «Система» үзәкләренең лабораторияләрендә инженер системаларын ачык калдырганнар. Бу инде студентларга торба үткәргеч, арматура, насосларны сызымда гына түгел, күреп, тотып өйрәнү мөмкинлеге бирә.

Быел ачылган «Озакка чыдамлылык» үзәге җитәкчесе, уку йортының төзелеш материаллары кафедрасы мөдире Альфред Сөләйманов белән дә сөйләштек. Узган ел галим «Фәнни алга китеш» премиясенең «Перспектива» номинациясендә җиңгән иде. Галим шөгыльләнгән фән өлкәсе халык хуҗалыгында аеруча әһәмиятле.
– Явым-төшемнәр төзелеш материалларына тәэсир итә. Без булдырган стандартлар ярдәмендә катлаулы техник системаларның ни дәрәҗәдә ышанычлы икәнен фаразлап була. Ул биналарны җимерелүдән саклау, яңа материаллар уйлап тапканда, аларны чыдамлырак итү мөмкинлеге бирә. Ничек җимерелүен белгәч, ничек төзәтәсен дә беләбез, – ди Альфред Сөләйманов. – Чыдамлылык – иминлек дигән сүз. Эшебез материаллар, биналарның тотрыклылыгын сынап карауга бәйле. Бүген төрле полимер композицион материаллар актуаль. Төзелешкә кертү өчен, аларның ныклыгын алдан күрергә кирәк. Үзәктә төрле техник җиһазларга ясалма кояш нурлары, дым, температура йогынтысын сынап карыйбыз. Бу юнәлештә «Росатом», «Юматех» кебек фирмалары белән килешүләр төзедек. Кыскасы, материалның 50–100 елга чыдамлылыгын алдан билгелибез.
Иҗади юнәлешләр турында
Уку бүлмәләрендәге диварларны студентлар үзләре ясый икән. Монысы инде җылы мохит тудыру өчен кирәк. Моның шулай икәнлеген «Мирас» архитектура яңарышы остаханәсендә дә сизелә. Нәкъ менә биредә реставраторларны әзерлиләр дә инде. Ә менә BFFT.space үзәген моннан ун ел элек ирле-хатынлы архитекторлар Резеда һәм Илнар Әхтәмовлар ачкан. Аларның чит илләрдә эшләү тәҗрибәсе дә зур. Мөгаллимнәр студентлар белән төрле проектлар турында фикер алыша. Шулай итеп, иҗади студияләрдә яңа идеяләр туа.
– Безнең студентлар – компьютер каршында утырган һөнәрчеләр түгел. Алар менә дигән итеп рәсем ясый, макет төзи. Боларны күңел аша уздырмыйча эшләп булмый. Яшьләребез цифрлы технологияләрне үзебезнең традицияләр белән бәйли белә. Кул эшләре үз кыйммәтен югалтмый. Университетта утлар кичке сәгать 10 га кадәр яна. Студентлар үзләре теләгәнчә проект эшләре белән шөгыльләнә, – ди Рәшит Низамов.

Без студияләрдә шөгыльләнүче яшьләр белән дә аралаштык. София Щербак Бразилиядә олимпиада объектларын проектлау эшендә катнашкан. Ә менә 5 курс студенты Радмир Вәлиев Парижда алты ай стажировкада булып кайткан.
– Анда ике метро станциясен төзү эшендә катнаштык. Акчаны әллә ни күп түләмәделәр анысы. Үз хисабыбызга яшәргә туры килде. Ашарга иптәш егет белән бергә пешердек. Казанда эшләгән акчаларны тоттык, – дип елмая архитектура hәм дизайн институтында белем алучы Радмир.
Булачак архитекторлар халыкара бәйгеләрдә дә үзләрен сыный. Быел студентлар командасы Япониядә узган «Музей юлы» конкурсында беренче урынга лаек булган. Швейцариядә үткән халыкара бәйгедә иң төп өч премиянең икесен КДАТУ студентлары алган.
Проектлар турында
Вуз республиканың төзелеш, юл-транспорт төзелеше, архитектура тармагына үз өлешен кертеп тора. Әйтик, юл төзүчеләргә «бипласт», ягъни асфальт-бетон измәсенә заманча кушылма уйлап тапканнар. Башкалада йөзү буенча узган чемпионатта да ярдәмнәре тигән. Шәһәр архитектурасын төзүдә дә катнашалар. Хәзерге вакытта ноябрьдә башкалада төзү эшләре буенча узачак БРИКС атнасын көтәләр.

Кадрлар кытлыгы турында
Быел вуз 2 меңнән артык студентны укырга кабул иткән. Читтән дә күп киләләр. Алар арасында Камчатка, Себер яшьләре дә бар.
– Кадрлар җитми, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма дәүләт заказы үтәлә. Без белгечләрне үзебезгә генә түгел, күрше төбәкләргә дә җитәрлек итеп әзерлибез. Ел сан 1500 кеше укытып чыгарабыз. Яшьләребезнең 95 проценты үз юнәлешләре буенча эшкә урнаша. Сыйфатлы белем алырга теләсәгез, безгә килегез! – ди вуз җитәкчелеге.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез