Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Ренат Шакиров рәсми рәвештә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе булды. Шәһәр Советы депутатлары аның кандидатурасын бертавыштан хуплады.

Карарны шәһәр активы, оешмалар җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелган сессиядә кабул иттеләр, дип яза Татар-информ.

Ренат Шакиров үзенең билгеләнүен зур мәртәбә һәм шәһәрне үстерү өчен эшләү мөмкинлеге дип атады. Ул Түбән Кама белән яхшы таныш булуын искәртте: 2021-2022 елларда ул район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләгән. Ул үзенең Казанда туып-үсен, өйләнгән булуын, өч бала тәрбияләвен әйтте. Югары икътисади белеме, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә, шул исәптән ТЭК өлкәсендә җитәкче вазифаларда эшләүдә күпьеллык тәҗрибәсе бар. Аның сүзләренчә, бу тәҗрибә муниципалитет бурычларын һәм шәһәр ихтыяҗларын тирәнтен аңларга ярдәм итә.

Шакиров инженерлык инфраструктурасын – җылылык, су, су агызу һәм яңгыр канализациясен модернизацияләүне төп бурыч итеп күрүен сөйләде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда реаль модернизация башланды һәм аны шәһәрнең ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары һәм хезмәтләре белән бергә бердәм идарә циклында дәвам итәргә кирәк. Хуҗасыз челтәрләр – аларга хезмәт күрсәтү һәм эшләрне финанслау мөмкинлеге булсын өчен аларны юридик яктан рәсмиләштерергә кирәк, диде ул.

Ул төзекләндерүгә аерым блок багышлады. Шәһәр мохите – бәйрәмнәр һәм декорация генә түгел, ә ишегалларында һәм микрорайоннарда халык өчен көндәлек уңайлылыклар.

Юллар турында сөйләгәндә, Ренат Шакиров Түбән Камага «ямаулык» түгел, урам-юллар челтәренә – үзәктән һәм сәнәгать зоналарыннан башлап бакчачылык ширкәтләренә һәм шәһәр читендәге бистәләргә илтә торган юлларга комплексы модернизация кирәк диде. «Мәктәпкә юл» программасында ул аерым өстенлек билгеләде: имин күчүләр, яктырту һәм балалар өчен уңайлы маршрутлар.

СВОда катнашучыларның гаиләләренә булышуга аерым игътибар бирде, бу «формаль эш кенә түгел, ә шәһәрнең кешелек һәм әхлакый бурычы» диде. Шулай ук ул, логистика, экология һәм тотрыклы үсеш өчен сәнәгать оешмалары белән тыгыз элемтәнең дә мөһимлеген әйтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре