18 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Россиядә җиңел машина сатып алучылар арткан
Октябрь аенда Россиядә 653 мең җиңел машина сатылган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда – 7,9 процентка, быел сентябрь аендагы күрсәткечтән 18 процентка зуррак сан бу.
-
Яңалыклар
Чүп төшергәннәргә бүләк бирделәр
Казанда «Мәктәп экопатруле» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. «Әкият» курчак театры бинасында республиканың төрле районнарыннан җыелган йөзләгән бала тәбрикләү чарасына җыелган иде.
-
Яңалыклар
Киләсе елда 706 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндереләчәк
Киләсе елда Татарстанда гомуми мәйданы 3,8 миллион кв. м булган 706 күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү күздә тотыла. Моның өчен 9,06 миллиард сум каралган.
-
Яңалыклар
Күренекле җырчы Фәридә Кудашева истәлегенә багышланган чаралар узды
Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында күренекле җырчы, башкорт эстрадасы легендасы Фәридә Кудашеваның тормышына һәм иҗатына багышланган чаралар уздырганнар.
-
Яңалыклар
Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
Ренат Шакиров рәсми рәвештә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе булды. Шәһәр Советы депутатлары аның кандидатурасын бертавыштан хуплады.
-
Яңалыклар
Җирле халыклар телләренең халыкара 10 еллыгын үткәрүгә багышланган чаралар дәвам итә
Республикада 2022–2032 елларда җирле халыклар телләренең халыкара 10 еллыгын үткәрүгә багышланган чараларны тормышка ашыру дәвам итә. Быел ниләр башкарылган һәм алга таба нәрсә эшләргә җыеналар?
-
МӨҺИМ
Чебешле ыгы-зыгы: кошчылык фабрикасын төзегәнче тикшерү уздырачаклар
Питрәч районының Колай җирлеге – Арышхазда һәм Тагаш авыллары тирәсендә кошчылык фабрикасы төзи башладылар. Хуҗалары эш урыннары, ризык җитештерү арту белән кызыктыра.
-
Яңалыклар
Питрәчнең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары кошчылык фабрикасы төзүгә карата фикерен әйтте
Питрәч районының Колай җирлеге – Арышхазда һәм Тагаш авыллары тирәсендә кошчылык фабрикасы төзи башладылар. Тик халык моңа каршы чыга.
-
Яңалыклар
Сергей Андреев: «Борчылыр өчен сәбәп юк»
“Ак Барс” кошчылык фабрикасы генераль директоры Сергей Андреев яңа проект тирәсендәге барган вазгыять буенча фикерен әйтте. Аның фикеренчә, халыкка борчылыр өчен сәбәп юк.
-
Яңалыклар
Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җәббаровның сөенечле яңалыгы бар
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров һәм хатыны Эльвина Насыйбуллинаның сөенечле яңалыклары бар.
-
Яңалыклар
Рөстәм Нәбиев: «Хәзер аның исән булуына бернинди өмет юк»
2015 елда Омскида казарма ишелеп, аяксыз калган ике миллионлы язылучысы булган танылган блогер Рөстәм Нәбиев бергә үскән икенче буын туганының хәбәрсез югалуы турында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Аэропортларда багажны пилотсыз йөртү техникасын сыный башлаячаклар
Киләсе елда Россия аэропортларында җир өстеннән йөри торган пилотсыз техниканы сыный башлаячаклар.
-
Яңалыклар
Роспотребнадзор: «Кошчылык фабрикасы барлык санитар таләпләргә туры килә»
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Прокофьева да булачак кошчылык фабрикасының барлык санитар нормаларга туры килүен әйтте.
-
Яңалыклар
Белгеч күгәрә башлаган продуктның нинди куркыныч белән янавын аңлаткан
Сакчыл хуҗабикәләр, яшелчә һәм җиләк-җимешнең бозыла башлаган өлешен кисеп ташлап, калганынын ризык әзерләргә тоту ягын карый.
-
Яңалыклар
Казан аша үтә торган тиз йөрешле тимер юл төзергә җыеналар
Мәскәүне Казан һәм Екатеринбург белән тоташтыручы тиз йөрешле тимер юл булдыру күздә тотыла. “РИА Новости” язганча, әлеге төзелешкә шундый ук Мәскәү – Санкт-Петербург юлын төзеп бетергәч – 2028 елда керешеләчәк.