– Без әлеге проектны 2021 елда кузгатып җибәргән идек, ләкин бераз чигереп торырга туры килде. Узган ел эшне кабаттан торгызып җибәрдек. Эшләр өчен без заманча технологияне сайладык. Чебиләр читлекләрдә түгел, ә идәндә тәрбияләнә. Ягъни тәүлеклек чеби шунда ук идәнгә түшәлгән саламда, яки йомычкада тора. Бу начар исләр мөмкин булганча азрак чыксын өчен эшләнә. Чебиләр астыннан алынган калдыклар исә махсус мәйданга алып чыгып эшкәртелә. Шуңа күрә алар туфракка да, табигатькә дә, сулыкларда да эләкмәячәк. Заманча мәйданда 3-6 ай торганнан соң, органик ашлама буларак кулланыла һәм авыллардан читтә урнашкан кырларга алып чыгыла. Без әлеге территориядәге экологиягә зыян салырлык бернинди дә куркыныч күрмибез, – диде Сергей Андреев.
Аның сүзләренчә, фабрика белән иң якын авыл арасы – 500 метр. Әлеге вакытта Ленино-Кокушкинода урнашкан фабрикада да шушындый ук технология кулланыла. Һәм аның эшчәнлегенә карата халыктан ризасызлык юк.
– Әйе, яңа проект буенча безгә мөрәҗәгать итүчеләр булмаса да, канәгатьсезлек белдерүчеләр барлыгын беләбез. Без бүген бөтен җирдә дә барысын да аңлатырга, күрсәтергә, сөйләргә тырышабыз. Аралашуга ачык, беркая да качмыйбыз, закон бозмыйбыз, – диде Сергей Андреев. – Проектның файдасы зур булачак. Районның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүе артачак. Без бу мәйданда 10 мең тонна кош ите әзерләргә планлаштырабыз. Ел саен 50 млн сум салым түләнәчәк. Фабрикада 50-60 кешегә эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Гомумән алганда, безнең предприятие зур социаль ярдәм күрсәтә. Сугыш кырында хезмәткәрләребез дә бар. Без аларга да, башка егетләргә дә гуманитар ярдәм күрсәтәбез.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез